Эчтәлек

Нәселне башлаучы – Коломна городовое дворян Яков Григорьевич (XVII йөз). Аның оныгы Алексей Исакович (? – 1725 ел), Преображенский полкы подполковнигы. Оныгының улы Фёдор Алексеевич (? – ? еллар), шул ук полкның отставкадагы прапорщигы (1748 ел).

Аның улы Фёдор Фёдорович (1740—1817 еллар), сенатор, тайный советник, бригадир, Казан вице-губернаторы (1780 ел), Казан (1781 ел), Тобол (1784 ел) һәм Вятка (1785—1796 еллар) наместниклыклары идарәчесе (генерал-губернаторы).

Зур җир биләмәләре (шул исәптән Казан губернасында да), 9 мең крепостной крәстияне була. XIX йөз башында отставкага чыккач, Казанда яши.

Аның балалары: Сергей Фёдорович (1776 – 1833 еллар), генерал-лейтенант (1824 ел), 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813–1814 елларда чит илләрдәге яуларда катнаша.

Измайлов полкының лейб-гвардиясендә капрал булып языла (1784 ел), прапорщик (1797 ел), полковник (1804 ел).

Аустерлиц янындагы сугышта (1805 ел; яралану сәбәпле Казанга ялга җибәрелә) һәм Фридланда (1807 ел) батырлык күрсәтә, генерал-майор (1810 ел).

1812 ел башында 22 нче пехота дивизиясенең 3 нче бригада командиры булып билгеләнә, Лепциг сугышында яралана (1813 ел).

1819 елдан пехота дивизиясенең башлыгы, 1829 елда 2 нче армия резерв пехотасының командиры.

2 нче, 3 нче, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1 нче дәрәҗә Изге Анна орденнары белән бүләкләнә.

Пётр Фёдорович (1778 елның 3 октябре, Казан – 1829 елның 11 ноябре, Бухарест, 1830 елның 13 мартында Казандагы Кизик монастыре зиратына күчереп җирләнә), генерал-лейтенант (1827 ел), 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813–1814 елларда чит илләрдәге яуларда катнаша.

Измайлов полкының лейб-гвардиясендә капрал булып языла (1784 ел), прапорщик (1797 ел), полковник (1806 ел). Аустерлиц янындагы сугышта катнашкан өчен алтын кылыч бүләк ителә, Фридлан сугышында яралана.

1809 елдан Гренадерский полкының лейб-гвардиясендә. Бородино сугышында күрсәткән батырлыгы өчен генерал-майор дәрәҗәсе бирелә (1812 ел).

1813 елда 2 нче гвардия дивизиясенең бригада командиры булып билгеләнә, Дрезден, Лепциг сугышында катнаша. Бриллиантлар белән бизәкләнгән алтын кылыч белән бүләкләнә. Парижга кадәр барып җитә. Россиягә кайткачтын Гренадерский полкының лейб-гвардия командиры булып билгеләнә (1817 ел), Гвардейский корпус штабының башлыгы ( 1821 ел).

1824 елда, авыруы сәбәпле, отставкага җибәрелә. Казан губернасы, Лаеш өязенең Ялан авылындагы утарында яши.

Декабристалар күтәрелеше турында ишеткәч (1825 елның 14 декабре): « бу фетнәчеләрне асарга кирәк», дип яза П.Ф. Желтухин. Николай I исә, П.Ф. Желтухин Гренадерский полкының командиры булган булса, әлеге полк баш күтәрүдә катнашмаган булыр иде, дип фикерләгән.

1826 елның башында Николай I боерыгы буенча Казан университетына ревизия үткәрә, нәтиҗәдә Казан уку-укыту округы попечителе М.Л.Магницкий үз вазифаларыннан азат ителә.

1827 елда – Киев генерал-губернаторы, 1829 елда Молдавия һәм Валахия кенәзлекләре диваннары рәисе итеп билгеләнә.

Император Николай I П.Ф. Желтухинны күренекле хәрби, ә хезмәттәшләре – гәдел, ләкин каты һәм кырыс командир буларак билгеләгәннәр.

Пётр Фёдорович, император хуплаган, солдатларның ашауларын яхшырту һәм артель акчаларын арттыру проектлары авторы.

3 нче, 4 нче дәрәҗә Изге Георгий, алмазлар белән бизәлгән 1 нче дәрәҗә Изге Анна орденнары белән бүләкләнә.

 Владимир Фёдорович (1783 елның 21 июне — 1848 ел, Казан), статский советник, камергер. 1799 елда паж (хәрби уку йортында тәрбияләнүче). Аустерлиц янындагы сугышта катнаша, поручик (1806 ел). Шуннан соңгы хәрби хезмәте турында мәгълүматлар юк.

Дини эшләр һәм халык мәгарифе министрлыгы чиновнигы (1821 елдан), Казан уку-укыту округы попечителе М.Н.Мусин-Пушкин каршындагы аерым эшләр буенча чиновник (1827 ел).

Казан икътисад җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1841 ел), Казан губернасы дворяннары башлыгы (1845—1848 еллар).

Казанда яши, аның милкендә Казан губернасында — 1489, Саратов губернасында 939 крепостной крәстиян исәпләнә.

2 нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

Желтухиннар йортында Казан университеты студенты Л.Н.Толстой еш була.

Әдәбият

Лобанов-Ростовский А.Г. Русская родословная книга. Санкт-Петербург, 1895. Т. 1;

Великой памяти Л.Н.Толстого: Казанский университет 1828–1928. Казань, 1928;

Вигель Ф.Ф. Записки. Москва, 1928. Т. 1;

Казанское дворянство 1785–1917 гг.: Генеалог. словарь. Казань, 2001.

Автор – А.В.Гарзавина