Биографиясе

1860/64 ел ­ – ?

Самара губернасы Бөгелмә өязендә җирбиләүче.

Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлагач, Самара шәһәрендә табиб булып эшли, типография тота. Самара шәһәр думасы һәм Самара губернасы земствосы гласные була.

Самара губернасыннан 3 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907–1912 еллар), октябристлар фракциясе әгъзасы, эчүчелеккә каршы комиссия рәисе ярдәмчесе (урынбасары).

Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Усманова Д.М. Депутаты Государственной Думы от Юго-Восточного региона Татарстана // Из истории Альметьевского региона. Альметьевск, 1999. Вып. 1.