Эчтәлек

Биографиясе

1846 елның 7 июле, Таврия губернасы Тендра утравы – 1913 елның 21 мае, Ялта шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1871 ел).

1872–1873 елларда Лаеш өязендә мәхкәмә тикшерүчесе.

1873–1875 елларда Сембер округ мәхкәмәсе прокуроры урынбасары, 1875 елдан Самара округ мәхкәмәсе прокуроры урынбасары, 1879–1883 елда прокуроры.

1883–1894 елларда Казан мәхкәмә палатасы прокуроры урынбасары, 1899–1901 елларда прокуроры.

1894–1899 елларда Казан округ мәхкәмәсе рәисе.

1901–1904 елларда Иркутск, 1904–1906 елларда Тифлис мәхкәмә палаталарының өлкән рәисе.

1906–1910 елларда Сенатның гражданнар кассациясе департаментында эшли.

Мәкаләләре Россиядә мәхкәмә төзелеше һәм процессына карый.

Автор – Е.Б.Долгов