Эчтәлек

Биография

1845 ел, Казан – 1913 ел.

Казан университетының химия факультетын тәмамлый.

Колсәет авылындагы «Себер номерлары» кунакханәсе, берничә, шул исәптән Казан өязе Савин авылындагы дача хуҗасы.

1891 елда Казанда иң күп җитештерүче тегермән төзи.

«Казанда А.А.Печёнкин ширкәте һәм К0» банкирлык конторасы хуҗасы һәм чынлыкта җитәкчесе. Әлеге конторага 1871 елда нигез салына, 1880 еллар уртасында капиталы 13 млн сум тәшкил итә, Саратов, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләрендә бүлекчәләре була.

В.И.Заусайлов – 1888 елда Санкт-Петербургта төп капиталы 25 млн сумлык булган «Россиянең иминиятләштерү һәм өстәмә иминиятләштерү буенча беренче милли ширкәт» акционерлык җәмгыятен оештыручыларның берсе. 1905 елда җәмгыять бөлгенлеккә төшә.

Үзешчән археолог буларак, В.И.Заусайлов 1887 елда Екатеринбург күргәзмәсендә бронза гасыр эш кораллары коллекциясе өчен Зур алтын медаль ала.

Актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара: 1870 елдан Казан шәһәр думасы гласные (идарә әгъзасы), 1883 тән Казан ятимнәр мәхкәмәсе рәисе.

Казан шәһәр музеена нигез салучыларның берсе һәм беренче директоры. Музейга бронза гасыр эш кораллары коллекциясен бүләк итә. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте (1878 елдан) һәм Казан икътисад җәмгыяте (1881 елдан) хакыйкый әгъзасы.

«Казан руханилар академиясенең мохтаҗ студентларына ярдәм итү җәмгыяте»нең гомерлек әгъзасы.

Шулай ук кара Заусайлов коллекциясе.                   

Автор – Л.М.Свердлова