Биографиясе

1675 – 1754 еллар.

Дворяннар нәселеннән.

1690 еллардан хәрби хезмәттә.

1696 елда Азовны яулауда, Төньяк сугышында (1700–1721 еллар), Польша варислыгы өчен барган (1733–1735 еллар), рус-төрек (1735–1739 еллар) сугышларында катнаша.

1705 ел ахыры – 1706 ел башында Казанда Б.П.Шереметев штабында була, аннары хөкүмәт гаскәрләре составында Әстерхан кузгалышын – стрелецлар, солдатлар, посад һәм эшле кешеләрнең феодалларга каршы хәрәкәтен бастыруда катнаша.

1741–1748 елларда Казан губернаторы.

1742 елгы янгыннан соң Казанны торгызу белән җитәкчелек итә. Зөя шәһәрендә рус булмаганнар мәктәбен ачуда (1745 ел), Казан губернасында ятимханәләр оештыруга һәм аларны тотуга булышлык итә.

1742–1744 елларда ясаклы татарлар кузгалышын бастыруны җитәкли. Аның заманында төбәктә яшәүчеләрне көчләп чукындыру көчәеп китә, мәчетләр күпләп җимертелә, яңа чукындырылган башка милләт кешеләре арасында исламның таралуы сәбәпләре тикшерелә. Мөселманнарның сакланып калган гыйбадәт кылу биналары губерна канцеляриясендә исәпкә куела.

1744 елдан А.Г.Загряжский, Сенат боерыгы буенча, Казанда һәм кимендә 200 ир-ат яшәгән, православие динендәгеләр булмаган авылларда яңа мәчетләр төзергә рөхсәт итә.

Бүләкләре

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Руммель В.В., Голубцов В.В. Родословный сборник русских дворянских фамилий. Санкт-Петербург, 1886. Т. 1;

Сборник биографий кавалергардов. 1724–1762. Санкт-Петербург, 1901. Т. 1.

Автор – Е.Б.Долгов