Эчтәлек

Юнысовлар гаиләсе

ХХ йөз башы фоторәсеме

1) Мөхәммәдрәхим Исхак улы (1743 ел, Кариле авылы, хәзер Балтач районы — 1820 ел), сәүдәгәрләр династиясенә нигез салучы, Казанда күн заводы хуҗасы (1818 елда завод 13 мең данә тире эшкәртә). Түбән Новгород, Оренбург, Эрбет ярминкәләрендә, Урта Азиядә күн товарлар белән сату итә. 1793 елда Татар ратушасы шәһәр башлыгы.

2) Габделкәрим Мөхәммәдрәхим улы (1767 ел, Казан — 1825 ел), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре. 1818 елда ике катлы таш йорт (32 мең сумга бәяләнә) һәм Печән базары мәйданында 20 вак кибет, Гостиный дворда — 20, Икмәк базарында — 2 кибет, Пләтәндә — сабын кайнату заводы (1 елга 10 мең пот сабын һәм шәм җитештерә) били.

Гобәйдулла Мөхәммәдрәхим улы (1776 ел, Казан — 1842 елның 13 декабре, шунда ук), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, нәселдән күчмә мактаулы граждан. Сабын кайнату һәм 2 күн заводы хуҗасы. Товарларын Кытайга алып барып сата. Иң бай татар эшмәкәрләренең берсе: 1830 еллар ахырында аның капиталы 3 млн сумнан артып китә. Зиннәтле аерым йортта яши. Аның утары каршындагы мәйдан Юнысов мәйданы дип йөртелә башлый. Басмаханә хуҗасы, нашир; аның басмаханәсендә нәшер ителгән дини һәм дәрес китапларының бер өлеше мөселманнарга бушлай таратыла. 1842 елда Татар ратушасы шәһәр башлыгы. Юмарт иганәче: аның акчасына берничә авыл мәчете төзелә, 1849 елда Казанда Печән базары мәчете (Юнысовлар мәчете дип атала) корыла. 1 нче җамигъ мәчетне (хәзер Мәрҗани мәчете) карап тотуга зур күләмдә акчалар сарыф итә: 1837 елда мәчет каршында мәдрәсә өчен ярым таш бина салдыра; 1830 елда Печән базары мәйданындагы кибетләрен мәчет карамагына тапшыра, алардан килгән табыш имамнар һәм мөәзиннәрне тәэмин итүгә китә. 1830 елда, Казанда холера (ваба) эпидемиясе вакытында, татар сәүдәгәрләре белән берлектә хастаханә төзелешенә акча бүлеп бирә. Ике алтын медаль белән бүләкләнә.

Габдерәшит Мөхәммәдрәхим улы (?–?), 3 нче гильдия Казан сәүдәгәре. 1818 елда Екатерининский урамында йорт, Печән базары мәйданында кибетләр, Зур Мещан урамында күн заводы били. К.Ф.Фукс мәгълүматлары буенча, 1830 еллар ахырына аның мөлкәте 2 млн сум тәшкил итә.

3) Бертуганнар Ибраһим Гобәйдулла улы (1806 ел, Казан — 1886 елның 4 апреле, шунда ук) һәм Исхак Гобәйдулла улы (1810 ел, Казан — 1884 елның 24 марты), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәрләре, нәселдән күчмә мактаулы гражданнар, коммерция советниклары (әлеге югары исемгә лаек булган бердәнбер татар эшмәкәрләре). Казандагы сабын кайнату һәм туң май-шәм заводлары, Казан губернасы Казан өязендә кәҗүл һәм күн заводлары, Уржум шәһәрендә киҗе-мамык эрләү фабрикасы, Вятка губернасы Уржум өязендә язу һәм төрү кәгазе фабрикасы хуҗалары. Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Әстерханда, Оренбургта, Кяхтада, Бохарада, Ташкентта, Персиядә сәүдәгәрлек итәләр. Капиталның сәүдә әйләнеше 1,5 млн сум көмеш тәшкил итә. Аларның 5 таш йорты, Казанда 48 таш һәм 12 агач кибете, Казан һәм Вятка губерналарында 2 мең дисәтинәдән артык җирләре була. 1844, 1845, 1854 елда Ибраһим Юнысов — Татар ратушасы ратманы (шәһәр башлыгы), 1871–1886 елларда Казан шәһәр думасы гласные була, 3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены, ике алтын медаль белән бүләкләнә. 1863 елда Казанга сәфәре вакытында аның йортында цесаревич, бөек кенәз Николай Александрович булып китә. Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар Мөселман балалар ятимханәсен (1844) нигезлиләр һәм тәэмин итеп торалар. Ятимханәгә 14 вак кибет иганә итәләр, алардан килгән табыш ятим балаларны карауга тотыла. Исхак Юнысов — 1844 елда ятимханә химаячесе, 1859 елда директоры вазифасында раслана. Хәйрия эшчәнлеге өчен 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1884 елда мөселман гарипләр йорты өчен бертуганнар ике катлы таш йорт һәм Печән базарында 2 таш кибет иганә кылалар.

4) Габделкәрим Исхак улы (1853 елның 5 гыйнвары – 1928 ел), 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, нәселдән күчмә мактаулы граждан. Каһирәдә «әл-Әзһәр» университетын тәмамлый. 1875 елда Оренбург Мөселман Диния нәзарәтендә Казан губернасы мәхәлләләренең берсендә имам-хатип вазифаларын башкару хокукына имтихан тота, әмма 1880 елда аңа коммерция эшчәнлегенә күчәргә туры килә. Кыйммәтле мех товарлар белән сәүдә итә. 1899 елда аның акчасына Казан губернасы Мамадыш өязе Кәчимир авылында мәчет салына. 1887 елда Казанда Мөселман хәйрия җәмгыятенә ике катлы кирпеч йортны файдалануга тапшыра. Октябрь революциясе башыннан (1917–1918 елларда) Юнысов эшмәкәрлек эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булалар.

Әдәбият      

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1994; 

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998; 

Девятых Л.И. Люди и судьбы. К., 2003.

Авторлар — Р.Р.Салихов, Л.М.Свердлова