Биографиясе

1885 ел, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Мең Тал авылы — 1917 елның 10 ноябре, Ташкент.

«Галия» мәдрәсәсендә (Уфа шәһәре, 1911 елга кадәр) укый. 1911–1913 елларда Казакъстанда укытучылык итә. 1913–1917 елларда Урта Азия, Көнчыгыш Төркестан шәһәрләре буйлап сәяхәттә була, «Вакыт» газетасында һәм «Шура» журналында юл язмаларын бастыра. 1917 елдагы Февраль революциясеннән соң «Олуг Төркестан» (Ташкент) газетасы хезмәткәре.

Мәкаләләре Россиянең Көнчыгыш төбәкләрендәге һәм Көнбатыш Кытайдагы төрки телле халыкларның теле, әдәбияты һәм мәдәниятенә багышлана.

Хезмәтләре     

Алты шәһәр тарихыннан бер парча // Шура. 1916. № 18–24; 1917. № 3, 10.

Әдәбият      

Фәхретдин Р. Нәүширван Яушев: Некролог // Вакыт. 1917. № 2290; 

Әхмәтҗанов М. Татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр // Мәгърифәт һәм азатлык өчен көрәш. К., 1987; 

Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. К., 2001.