Биографиясе

1784 елның 9 октябре, Лифляндия губернасы Мейдель шәһәре – 1841 елның 15 июне, Санкт-Петербург.

Германиядә Вюрцбург университетын тәмамлый (1804).

1806 елдан Сенатның Кануннар чыгару комиссиясендә эшли, М.М.Сперанскийның хезмәттәше (Санкт-Петербург).

1809 елдан Казан университетында: хокук белгечлеге фәне адъюнкты (1809–1811), экстраординар профессор (1811–1815), ординар профессор (1815–1819).

1820 елдан Петербург университеты профессоры, бер үк вакытта 1835 елдаән Хокук белгечлеге училищесе класслары инспекторы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җинаять хокукы мәсьәләләренә, Россиядә мәхкәмә эше тарихы һәм теориясенә карый.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч.2.

Автор – Е.Б.Долгов