- РУС
- ТАТ
кенәз, дәүләт һәм хәрби эшлекле, бояр (1605)
? – 1627 ел, Мәскәү.
Күренекле гаскәр башлыгы М.И.Воротынскийның улы.
1582–1583 елларда Воротынский Казан төбәгендә татарлар һәм чирмешләр баш күтәрүен бастыруда катнашкан воеводаларның берсе.
1583 елда Түбән Новгород шәһәре воеводасы. 1586–1587 елларда патша сараенда Борис Годуновка каршы көрәшүчеләр яклы була.
1593–1597 елларда Казанның беренче воеводасы.
«Болгавыр заман» вакыйгаларында: Ялган Дмитрий I не Мәскәүдән куып җибәрүдә, И.Болотников фетнәсен бастыруда (1606–1607), Василий Шуйскийны тәхеттән төшерүдә (1610) катнаша.
«Җиде бояр» хөкүмәте әгъзасы.
Полякларга каршы фетнәдә катнашуда гаепләнә, 1610 елда кулга алына, 1612 елда азат ителә. 1613 елда Земство соборы эшендә катнаша.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Воротынский Россия тәхетен биләргә тиешле кандидатлар исемлегендә була.
Назаров В.Д. Тайна челобитной Ивана Воротынского // Вопросы истории. 1969. № 1.
Зимин А.А. Формирование боярской аристократии в России во второй половине XV – первой трети XVI веков. М.,1988.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.