Эчтәлек

1689 ел – 1740 елның 27 июне, С.-Петербург.

Борынгы дворяннар нәселеннән.

1704 елдан хәрби хезмәттә. 1715 ел ахыры – 1716 ел башында Казанда дипломатик хезмәткә әзерләнә. Аннары Иранга Россия илчесе итеп җибәрелә; 1717 елда Исфаганда сәүдә килешүен төзи.

1719–1724 елларда Әстерхан губернаторы һәм бер үк вакытта, 1728 елга кадәр, рус-калмык мөнәсәбәтләренә бәйле эшләр идарәчесе.

1722–1723 елларда Пётр I нең Иранга явын оештыруда катнаша.

1725–1730 елларда (бүленеп) Казан губернаторы. «Наказ»да каралганча (1728), губернада югары административ вазифа белән беррәттән мәхкәмә эшләрен һәм полиция хезмәтен дә башкара.

Казанда А.П. Волынский полиция, ветеринария хезмәтен оештыра, шәһәрне төзекләндерү эшен җайга сала. Янгыннарны булдырмас өчен шактый агач корылмаларны, шул исәптән шәһәр үзәген әйләндереп алган диварны сүттерә. Дәүләт ихтыяҗы өчен башкарыласы эшләрне һәм бурычларны үтәү тәртибен кертә. Казан митрополиты Сильвестр һәм вице-губернатор Н.Н. Кудрявцев белән фикер каршылыгы аркасында эшеннән азат ителә.

1731–1732 елларда хәрби инспектор. 1732 елдан С.-Петербургта сарай ат абзарлары хуҗалыгында, 1736 елдан генерал дәрәҗәсендәге обер-егермейстер (ау хуҗалыгы генералы).

1733–1735 елларда А.П. Волынский Польша тәхете өчен барган сугышта катнаша. 1737 елда Немировский конгрессында Россия делегациясе вәкиле була.

1738 елдан ул кабинет-министр вазифасын үти. «Эчке дәүләт эшләрен җайга салу генераль проект»ын эшли («Генеральный проект о поправлении внутренних государственных дел»).

А.П. Волынский – дәүләттә администартив реформа үткәрү һәм сәяси, социаль-икътисади үзгәртүләр кертү кирәклеге турындагы язмалар авторы («О гражданстве» һ.б.).

Э.И. Бирон, А.И. Остерман һ.б. белән интригалар нәтиҗәсендә кулга алына, фетнә әзерләүдә һәм тәхет яуларга ниятләүдә гаепләнә, җәзалап үтерелә.

Әдәбият

Шишкин И.И. Артемий Петрович Волынский: биографический очерк // Отечественные записки. 1860. Т. 128–129.

Корсаков Д.А. Артемий Петрович Волынский: биографический очерк // Древняя и новая Россия. 1876. Т. 1–2.

Корсаков Д.А. Из жизни русских деятелей XVIII века. Казань, 1891.

Автор – Е.Б. Долгов