- РУС
- ТАТ
тарихчы, төбәк тарихы белгече, титуляр советник (1807)
1768 ел, Казан губернасы, Соликамск провинциясе Көнгер шәһәре – 1831 елның 13 июле, Вятка шәһәре.
Рухани улы.
Вятка шәһәрендә руханилар семинариясен тәмамлый (1790).
1790–1800 елларда Сарапул, 1800–1810 елларда Вятка әсасый халык училищеләрендә укыта.
1810–1813 елларда Вятка округы урман департаменты чиновнигы.
Аның «Нократлыларның Нократ елгасы буена килеп урнашулары заманыннан әлеге төбәктә наместниклык оештырылуга кадәрге, яки 1181 елдан 1781 елга чаклы 600 еллык тарихы» («История вятчан со времени поселения их при реке Вятке до открытия в сей стране наместничества, или с 1181 по 1781-й год, через 600 лет»; 1807–1808 елларда языла, 1907 елда басыла) дип аталган төп хезмәте – Вятка-Нократ төбәге белән Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы арасындагы мөнәсәбәтләр тарихы буенча кыйммәтле чыганак. «Натурадан ясалган Нократ үсемлекләр дөньясы» («Вятская флора, рисованная с самой натуры», 1809–1810) хезмәте кулъязма хәлендә саклана.
Беренче булып Алабуга шәһәре һәм өязенең медик-топографик тасвирламасын төзи.
Столетие Вятской губернии 1780–1880: Сборник материалов к истории Вятского края. Вятка, 1881. Т. 2.
Бердинских В.А. Первый историк Вятского края // Вопросы истории. 1988. № 1.
Долгов Е.Б. К биографии первых историков-вятчан // История и культура Волго-Вятского края. Киров, 1994.
Энциклопедия Земли Вятской. Киров, 1996. Т. 6.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.