Эчтәлек

Габдулла Габдессәлам улы (?, Вятка губернасы, Малмыж өязе Мәчкәрә авылы — 1832, шунда ук), сәүдәгәрләр нәселен нигезләүче, 1 нче гильдия сәүдәгәр. Ш.Мәрҗани фикеренчә, ул «төбәктәге иң күренекле эшмәкәр һәм үзенең байлыгы, юмартлыгы, дингә һәм фәннәргә мөнәсәбәте белән дан казана». Мәчкәрә авылында яши. Өяздә берничә туку фабрикасы оештыра, продукциясен Казанда, Себердә, Урта Азиядә, Кытайда сата. Казан һәм Вятка губерналары авылларында дистәләрчә, шул исәптән туган авылында мәчет (1791, кара Мәчкәрә мәчете), Казанда зур Иске Таш мәчетен төзүгә акчалата ярдәм итә. XIX йөз башында татарча белем бирүче уку йортлары арасында иң билгеле «Мәчкәрә» мәдрәсәсенә матди ярдәм күрсәтә.

Муса Габдулла улы (?, Мәчкәрә авылы — 1835, шунда ук), 1 нче гильдия сәүдәгәр, дин галиме. Г.Курсавиның дусты һәм ул башлаган эшне дәвам итүче. Христиан дине турындагы дин кануннары җәһәтендә фәлсәфи бәхәс мәсьәләләрен үз эченә алган кулъязма китаплар авторы. 1800 елда 60 лап авылдашын — мәҗүси удмуртларны ислам диненә күчәргә күндерә һәм алар өчен авылда икенче мәчет салдыра.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар., К., 1989; 

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. К., 2000; 

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. К., 2001; 

Беляев А.Б. Историческая генеалогия татарского народа: Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства. К., 2012.

Автор — Р.Р.Салихов