Эчтәлек

Унженин Авксентий Степан улы

Вятка губернасы Яранск шәһәренең элеккеге сәүдәгәрләр нәселеннән (фамилияләре Унжа елгасы атамасыннан).

1) Авксентий Степанович (1803, Яранск — 14.12.1858, Мәскәү, Казанда җирләнә), 1 нче гильдия сәүдәгәр. Казан сәүдәгәрләре П.И.Сухов, А.Л.Крупеников, А.И.Фёдоровта хезмәт итә. 1824 елда үз эшен башлый, 1829 елдан 3 нче гильдия сәүдәгәр; чәй, шикәр, кофе белән сәүдә итә. Акрынлап Казанның эре сәүдәгәренә әверелә, товарны Мәскәүгә, Түбән Новгород һәм Эрбет ярминкәләренә җибәрә. Казанда Гостиный дворда 7 вак кибет һәм 1 галантерея кибете була. Берничә тапкыр Казан шәһәр Думасына гласный итеп сайлана, 1854–1856 елларда шәһәр башлыгы. Бер үк вакытта Казан шәһәр җәмәгать банкының директоры. Дәрәҗәле граждан исеменә лаек була. Бертуганының улы Василий Николаевич (1813, Яранск — 1891, Казан), 1 нче гильдия сәүдәгәр, Казанның дәрәҗәле гражданы, бакалея товарлары белән сәүдә итә.

2) Николай Васильевич (1846, Казан — 1913, шунда ук), Казан сәүдәгәрләр банкы идарәсе рәисе (1889 елдан), Казан шәһәр Думасы гласные (1879 елдан). 1884 елдан — Казан губернасындагы балалар ятимханәләренең, 1910 елдан Ольга исемендәге хезмәт тәрбиясе балалар ятимханәсе идарәсенең шәрәфле әгъзасы, 1893 елдан Мария исемендәге попечительләр җәмгыятенең Казан бүлеген оештыручы-әгъзасы. Казан коммерция училищесен тотуга акчалата ярдәм итә.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы: В 2 вып. К., 1906–07.

Автор — Р.А.Айнетдинов