Килеп чыгышы

Темников бәге Тениш Кугушевтан башлана. 1298 елда аның ерак бабасы Алтын Урда бәге Сәетәхмәт ясак җыю максаты белән мордва җирләренә килеп урнаша.

XIV йөз ахырында Сәетәхмәтнең варисы Бәкхан (Бихан) бәк Сараклыч (хәзер Саров) шәһәрен били, аңардан татар бәкләре Акчуриннар, Еникиевләр, Ишәевләр, Кугушевлар, Колынчаковлар нәселләре башланып китә.

1528 елда Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II Рус дәүләтенә хезмәткә күчкән Тениш Кугушевка Темников шәһәрен бүләк итә.

Тениш бәкнең (1539 елда үлгән) өч улы була: Еники (бәк Еникиевләрнең ерак бабасы), Ямаш һәм Исәш (Тенишевләрнең ерак бабалары). Иван IV нең 1554 елгы ярлыкаш грамотасы нигезендә хезмәтләре өчен Исәш (уллары: Уразбакты, Уразкилде, Исәкәй, Үтәш) һәм Ямаш Тенишевләргә (уллары: Безсон, Җангали, Җанбарс, Җанъегет) ясак җыю хокукы бирелә («Сыхретинские мордвы Кучукова беляка»).

Тенишевләрнең җирләре бөтен Мещера төбәген били.

Нәсел вәкилләре

Тенишевләрдән Тимергали (Исәкәй улы) Речь Посполита белән сугышта (1654–1667) һәм С.Разин фетнәсен (1670–1671) бастыруда катнаша.

Тенишевләрнең император Петр I дәверендә православие динен кабул итмәгән варисларына җан башыннан салым түләтәләр. Чукынмаган Арыслан (Мәрдәш улы), Сөләйман (Арыслан улы) һәм Шибанның (Тимергали Тенишевләр улы) крепостной крәстияннәре 1713 елда казна файдасына тартып алына.

Православие кабул иткән Тенишевләргә, рәсми рәвештә, кенәз титулын йөртү хокукы бирелә. Россия дворяннары арасында алар күренекле урын билиләр. Кенәз Родион Мәрдәш улы (Мәрдәш Мәмәт улының улы), шулай ук кенәз Василий (Ибраһим) Сәфәр улы (Сәфәр Мәмәт улының улы) стольниклар булып хезмәт итәләр. Василий (Ибраһим) Сәфәр улының Темников, Шацк, Кадом, Саранск, Инзар өязләрендә зур җир биләмәләре була.

Ул воевода Б.П.Шереметьев полкы составында Петр I нең Азов явында катнаша, сугышта үтерелә. Аның улы, Борис Васильевич – стольник; оныгы, Василий Борисович Тенишев – Казан губернаторы.

Василий Борисовичның улы Дмитрий Васильевич (1766, башка мәгълүматлар буенча, 1769–1829), Преображенский полкының лейб-гвардиясендә хезмәт итә (1780 елдан), ротмистр (1793), полк командиры була, бригадир чинында отставкага чыга (1794).

1797 елның гыйнварында Казан губернасының вице-губернаторы итеп билгеләнә. 1803–1808 елларда Әстерхан гражданнар губернаторы, бер үк вакытта Әстерхан тоз запаслары экспедициясе идарәчесе.

1820–1822 елларда Казан губерниясендә закон бозу очракларын ачыклау Вакытлы тикшерү комиссиясен җитәкли. Казан, Сембер, Пенза губерналарында крәстияннәр били. Казан губернасының Казан өязе Пановка авылында Никола чиркәвен төзи (1824), анда 1824 елда Алатырь сәүдәгәре кызы Анна Савинкова белән кәбен укыта (икенче тапкыр өйләнүе).

1798 елда Дмитрий Васильевич Тенишевләрнең Казанда Воскресенская урамындагы (хәзерге Кремль урамы) ике катлы таш йорты Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе өчен сатып алына; соңрак әлеге йортта Казан университеты урнаша.

1812 елгы Ватан сугышында катнашучылар арасында кенәз Иван Григорьевич Тенишевләр искә алына. 1815 елда А.Федоров наширлегендә чыккан «Кенәз И.Г.Тенишевның патриотик һәм героик батырлыклары» («Патриотические и героические подвиги князя И.Г.Тенишева») китабында аның каһарманлыгы турында җентекләп хикәяләнә. Рус гаскәрләре чигенгәндә ул урманнарга «китә», Смоленск губернасында лагерь һәм оборона оештыра, берничә тапкыр французлар белән бәрелешләрдә катнаша, камалышта була, кыюлыгы һәм җитезлеге аркасында әсирлеккә эләкми кала.

Смоленск губернасының Рославль һәм Ельня өязләрендә кардон башлыгы буларак якындагы юлларда заставалар төзи һәм чигенүче француз частьларына Брянск арсеналына үтеп чыгара ирек бирми; 400 мародерны тота. М.И.Кутузов тәкъдиме нигезендә бантлы IV дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә.

Кенәз Тенишевләрдән шулай ук Николай Иванович та (1798–1862) билгеле. Атасы Иван Иванович кебек, ул да хәрби (генерал-майор) була. Инженер белгечлеге ала, Польша патшалыгында аралашу юллары идарәчесе вазифасын башкара. Хәрби һәм хезмәттәге казанышлары өчен II дәрәҗә Изге Анна, I һәм II дәрәҗә Изге Станислав, III һәм IV дәрәҗә Изге Владимир, IV дәрәҗә Изге Георгий орденнары, «Батырлык өчен» язулы алтын кылыч, 20 еллык намуслы хезмәте өчен знак отличия белән бүләкләнә.

Аның улы Вячеслав Николаевич (1843–1903) сәнәгатьче, социолог, этнограф була. Петербург университетында, Карлсруэ шәһәрендә (Германия, 1861–1864) Политехникумда укый. Укуын тәмамлагач хәрби хезмәттә була (император флигель-адъютанты, кавалергард полкы полковнигы).

1873 елда «Брянск рельслар эшләү, тимер рудасы эшкәртү һәм механик заводы акционерлык җәмгыяте» («Акционерное общество Брянского рельсопрокатного, железоделательного и механического завода») әгъзасы, 1880 елларда – җәмгыятьнең идарә рәисе, заводта инженер-техник эшләр белән җитәкчелек итә. Ул эшләгән вакытта завод корыч җитештерү буенча Россиядә икенче урынны били.

Санкт-Петербургта Электромеханика заводы хуҗаларыннан, Россиядә автомобильләр җитештерүне оештыручыларның һәм Россия автомобильләр җитештерү җәмгыятенә нигез салучыларның берсе, Сәүдә һәм мануфактуралар советы әгъзасы, Сәнәгать һәм сәүдәгә булышлык итү җәмгыяте әгъзасы.

1896 елда эшмәкәрлек эшчәнлеген туктата, фән, педагогика белән мавыга башлый. В.Н.Тенишевнең фәнни шөгыльләре нигезендә иҗтимагый тормышның төп «пружиналарын» тикшерү омтылышы ята; функционализм тарафдары, позитивистик, социал-дарвинчылык карашларны яклый.

Аның беренче хезмәтен математиканы гамәли үзләштерүгә багышланган «Математик белем алу һәм аның әһәмияте» («Математическое образование и его значение», СПб., 1886) китабы тәшкил итә.

1889 елда кешенең иҗтимагый эшчәнлеге турындагы хезмәтенең беренче өлешен – «Хайваннар эшчәнлеге»н («Деятельность животных», СПб.) китабын нәшер итә. Ч.Дарвин тәгълиматына ияреп, ул кеше яшәешенең аны хайваннар белән якынайткан якларын (ашау, балаларын кайгырту, кабиләдәшләре арасында тоткан урыны, куркыныч хәлдән читләшү, ирешкән яшәү дәрәҗәсен саклау) аерырга омтыла.

«Кеше эшчәнлеге» («Деятельность человека», СПб., 1897) дип аталган өченче китабының максаты – төрле иҗтимагый төркемнәрнең социумда үз-үзләрен тотышы классификациясен булдыру. 1898 елда В.Н.Тенишев Санкт-Петербургта Этнография бюросы оештыра. Бюро, аның идеяләренә нигезләнеп, Россиядә крәстияннәр фикер-халәтен тикшерү проектын эшли. В.Н.Тенишев тарафыннан шулай ук шәһәрнең социаль катлауларын өйрәнү программасы да уйланыла.

1899 елдан Интернациональ социология институтының, Париж социология җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы. Гамәлдә үзенең педагогика күзаллауларын тормышка ашырырга омтыла, Санкт-Петербургта В.Н.Тенишев реаль училищегә нигез сала (1898).

Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсендә Россиядән килгән генераль комиссар була (1900); Россия бүлеге зур уңышка ирешә һәм В.Н.Тенишев Император сараеның камергеры исеме белән, Франциянең Почетлы легион ордены белән бүләкләнә.

Музыкаль белем ала (виолончель классы буенча); 1883–1887 елларда Рус музыка җәмгыятенең Петербург бүлеге рәисе. В.Н.Тенишев йортында музыкаль кичәләр оештырыла, кичәләрдә танылган музыкантлар һәм композиторлар: А.С.Аренский, Л.С.Ауэр, А.А.Брандуков, А.В.Вержбилович, С.О.Метнер, А.Н.Скрябин катнашалар; П.И.Чайковский да кунакта була. Хатыны Мария Клавдиевна (1861–1929) тырышлыгы белән В.Н.Тенишевнең Смоленск губернасының Талашкино авылындагы утары Россиянең сәнгать тормышы үзәкләренең берсенә әверелә.

Аның улы Вячеслав Вячеславович (1878–1959) җәмәгать эшлеклесе, юрист була. Петербург университетының юридик факультетында укый. Орел губернасында 5 мең дисәтинәдән артык җире була.

Университетны тәмамлаганнан соң Брянск шәһәренә китә, хәрби бурычны үтәү буенча өяз кабулханәсен җитәкли. Орел губернасының Брянск өязе дворяннары башлыгы, III Дәүләт Думасында Орел губернасыннан депутат, октябристлар фракциясе әгъзасы. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында яралы сугышчыларның Брянск округ эвакуация пунктында Кызыл Хач җәмгыяте вәкиле, Брянск земствосы белән бергә 600 урынлык 6 лазарет оештыра.

Әтисе башлаган эшне тәмамлый һәм «Крәстияннәр көнкүрешендә хөкем эшләре» («Правосудие в крестьянском быту», Брянск, 1907), «Рус крәстияненең административ хәле. Мәрхүм кенәз В.Н.Тенишевның этнографик материаллары аша табылган мәгълүматлар җыелмасы» («Административное положение русского крестьянина. Своды данных, добытых этнографическими материалами покойного князя В.Н.Тенишева», СПб, 1908) китапларын бастырып чыгара.

Юриспруденциядән берничә хезмәт, шул исәптән «Вәкиллекле учреждениеләр нигезендә сайлау хокукы» («Избирательное право на основе представительных учреждений», Брянск, 1906) хезмәте авторы.

«Мәңгелек тынычлык һәм өчлек суды» («Вечный мир и международный третейский суд», СПб., 1909) хезмәтендә гомуми коралсызлану идеяләрен яклый. Октябрь революциясеннән соң Франциягә күчеп китә.

Тенишевләр нәселенең татар тармагы

XIX–XX йөзләрдә Тенишевләрнең татар тармагы вәкилләре Тамбов һәм Пенза губерналары авылларында яшиләр.

Тенишевләр фамилиясеннән килеп чыккан берничә авыл бар: Пенза губернасының Краснослободск өязе Тенеш авылы (хәзер Пенза өлкәсенең Атюрьев районы) 1675 елда Тенишевләрнең улы Нурай Креев милке санала; Краснослободск өязенең Тенеш авылы (хәзер Мордва Республикасының Краснослободск районы).

Тенишевләр нәселенең Пенза шәһәрендәге вәкилләре арасында – шәркыятче галим Әдһәм Рәхим улы Тенишев туганнары.

1893–1894 елларда Хәбибҗамал Хәбибулла кызы Тенишева (Мөхәммәдҗан Мөхәммәдшәриф улы Тенишевнең хатыны, Пенза җамигъ мәчете имамы Ш.Х.Потиевнең бертуганы) Пенза шәһәрендә үзе сатып алган утарның таш флигельләренең берсен үзгәртеп, үз хисабына мәчет салдыра.

1918 елда Тенишевләр гаиләсе ярдәме белән утар комплексында балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, татар хатын-кызлары өчен тәрбиячеләр һәм шәфкать туташлары курслары ачыла.

Кенәз Тенишев. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әдәбият

Вахитова Т. «Русский американец» в Петербурге // Новый журнал. 1994. № 2/3.

Дворянские роды российской империи. М., 1996. Т. 3.

Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999.

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор – Р.А.Айнетдинов