Эчтәлек

«Лашманнар» атамасы рәсми документларда XIX йөз башында гамәлгә керә, аңа кадәр «корабльләр төзүгә яраклы урманнар әзерләүгә беркетелгән» («Адмиралтейство эшләренә беркетелгән», «Адмиралтействога беркетелгән») төшенчәсе гомум кулланылышта йөри. Лашманнар тарихы Петр I патшаның 1718 ел 31 гыйнвар Фәрманыннан башлангыч ала, анда: «Корабльләр төзүгә яраклы урманнар кисү, эшкәртү, чыгару һәм шуңа охшаш эшләр өчен Казан, Түбән Новгород, Воронеж губерналарыннан, шулай ук Сембер өязеннән йомышлы морзаларны, татарлар, мордвалар һәм чуашларны эшкә алырга» боерык бирелә. Документ гамәлгә кергән вакыттан корабльләр төзүгә яраклы агач әзерләү йөкләмәсе бетерелгәнчегә кадәр (1860) эшләүчеләр контингенты Россия империясенең Идел-Урал төбәгендәге рус булмаган халык вәкилләреннән тора. Сан ягыннан караганда лашманнар арасында элек-электән йомышлы татарлар өстенлек итә.

Чукындырылган әҗнәбиләрне «корабльләр эше»ннән азат итү турында Сенатның 1748 ел 7 декабрь фәрманы чыккач, мордвалар һәм чуашларны массачыл рәвештә православиегә күндерү нәтиҗәсендә, татарларның өлеше тагын да арта. 1 нче ревизия буенча (1719) лашманнар 56113 ир-ат, 2 нчесе буенча (1742) — 63920, 3 нчесе буенча (1762) — 75621, 4 нчесе буенча (1782) — 99337, 5 нчесе буенча (1796) — 112357 ир-ат исәпләнә. Лашманнарның иң күбесе Казан губернасына туры килә (3 нче ревизия мәгълүматлары буенча — 60800 кеше). 1799 елда лашманлык йөкләмәсе ясаклыларга — татарларга, чуашларга, арларга, мордваларга һәм чирмешләргә дә салына. 6 нчы ревизия (1811) материаллары буенча 7 губернаның 66 өязендә яшәүче лашманнарның гомуми саны 943139 ир-ат тәшкил итә. Күпсанлы халык белән идарә итүнең катлаулыгы, шулай ук соңыннан беркетелгән күп кенә волостьларның агач әзерләү урыннарыннан еракта булуы (300 дән 1500 чакрымга кадәр) император Александр I не 1817 елда лашманнар санын 120 мең ир-атка калдыруга этәрә. Аларның күпчелеге әлеге йөкләмәне электән үк үтәгән йомышлы татарларның варислары була. 8–10 нчы ревизия материалларына караганда, алга таба лашманнарның саны күп булмый һәм 1835 елда — 160440, 1851 елда — 146798, 1858 елда 120214 ир-ат тәшкил итә.

1718 елда лашманнар белән җитәкчелек итү Казан адмиралтействосына йөкләнә. 1731 елдан лашманнар икеләтә бәйлелектә була: аларның агач әзерләү эшенә — Казан адмиралтействосы конторасы, эштән буш вакытта губерна һәм провинция канцелярияләре күзәтчелек итә. Император Екатерина II заманында лашманнар белән идарә итү 1782 елдан Казан һ.б. казна палаталары хөкемендә була, император Павел I заманында Адмиралтейство коллегиясе бүлекчәләренә йөкләнә. 1817 елның 25 августында «Корабльләр төзүгә яраклы урманнар әзерләү идарәсе төзелү» уңаеннан йөкләмәне үтәүгә бәйле мәсьәләләр килеп чыгу сәбәпле лашманнар, яңадан оештырылып, Казанда урнашкан һәм Финанс министрлыгына буйсынудагы Корабльләр төзүгә яраклы урманнар буенча түбәнге округ идарәсе карамагына бирелә; башка яктан алар урыннардагы хакимият органнарына буйсыналар. Җирле идарәнең түбәнге инстанциясе булып лашманнар волосте исәпләнә. Авыл старостасы һәм волость старшинасы һәр эшләүченең «вакытында килеп җитүе һәм төзек хәлдә» булуы өчен җавап бирәләр. Җәяүлеләрдән өс һәм аяк киеме, балталар һәм «азык-төлек юнәтүгә җитәрлек чаралары» булу таләп ителә; атлылардан «атлар һәм ат дирбияләре» булуы сорала. Лашманлык йөкләмәсе яшәгән чорда аны үтәгән лашманнарның хәленә берничә тапкыр үзгәрешләр кертелә. Баштарак эшләүчеләрнең яше 15–60 яшь дип билгеләнә, 1797 елдан агач әзерләүгә 18–55 яшьтәге кешеләр җәлеп ителә башлый. 1729 елда лашманнар өчен законлы рәвештә 2 эш сезоны билгеләнә: җәйге — 1 апрельдән 1 октябрьгәчә, кышкы — 1 октябрьдән 1 апрельгә кадәр. 1799 елдан җәяүле урман кисүчеләр 1 октябрьдән 18 декабрьгә кадәрге чорда нарядлар үтәргә тиеш булалар, атлылар урман чыгаруга агач киселү һәм чана юлы әзерлегенә карап җибәрелә (1817 елда әлеге сроклар 10 декабрьдән 20 мартка кадәр дип тәгаенләнә). Адмиралтействога беркетелгәннәр эшкә ел саен түгел, ә билгеләнгән чират буенча җәлеп ителә. 1718–1719 елда ук инде һәр сезонга билгеләп куелганнар нисбәте җайга салына: «көздән һәм кышын алты айга 9 ар кешедән, атлы һәм җәяүле; ел әйләнә 25 әр кешедән, атлы һәм 2 җәяүле». Агач әзерләүгә җибәрелгән лашманнар саны дәүләтнең корабльләр төзүгә яраклы агач материалларына ихтыяҗы белән (ул Россиянең хәрби кампаниясе вакытында кискен арта) тыгыз бәйләнештә була. XVIII йөздә эшкә чакыру уртача 4–8 елга бер туры килә, ә агач әзерләү һәм чыгару белән шөгыльләнүчеләр саны гасыр ахырына ел саен 2 дән 4 меңгә кадәр кеше исәпләнә. 1817 елда эшкә тартылучылар саны 8 мең күләмендә билгеләнә, тик чынлыкта бу сан азрак була. Йөкләмә гамәлгә кергән баштагы елларда лашманнар агач әзерләүне түләүсез башкаралар. Эшкә килмәүчеләр яисә аннан качып китүчеләр җәй көне Казандагы верфьтә транспорт суднолары төзелешендә эшләргә тиеш булалар. 1727 елдан лашманнарга хезмәтләре өчен түләнә башлый: җәйге чорда атлы эшчегә көненә 10 тиен, җәяүлегә 5 тиен; кышкы чорда — тиңдәшле рәвештә, 6 шар һәм 4 әр тиеннән түләү карала. Эшләп табылган акчалар җан башына салынган салым буларак исәпләнәләр һәм Адмиралтейство карамагына күчәләр. Йөкләмәләрен үтәү мөмкинлеге булмаган очракта (авыру сәбәпле, яшькә карап һ.б.) лашманнар үзләре урынына ирекле рәвештә эшләүчеләр яллап, аларга рәсми бәядән 2–2,5 тапкыр артыграк түләргә тиеш булалар. Алга таба, инфляция һәм җан башына салым күләмнәре арту нәтиҗәсендә, хезмәт көненә түләү берничә мәртәбә үзгәреш кичерә. 1817 елда ул җәяүлегә 40 тиен, атлыга 80 тиен күләмендә билгеләнә. XVIII йөзнең соңгы чирегендә лашманнарга өйдән агач әзерләү урынына килү һәм кире кайту вакыты өчен, шулай ук турыдан-туры эш вакытындагы күчеп йөрүләре өчен дә түли башлыйлар. Лашманнарның хезмәт һәм көнкүреш шартлары чиктән тыш авыр була, корабль төзү эшләренең «заводныкыннан чагыштыргысыз дәрәҗәдә газаплырак» икәнлеген хәтта хакимият вәкилләре дә таный. Күп кенә лашманнар гарипләнә, төрле авырулар һәм бәхетсезлек очраклары аркасында һәлак була. Авыр хезмәт шартлары, эшченең үз йортында озак вакыт булмавы сәбәпле шәхси хуҗалыгының таркалу хәленә килүе, Адмиралтейство һәм гражданлык чиновникларының башбаштаклыгы, корабль эшләре йөкләмәсеннән тыш башка йөкләмәләр үтәргә мәҗбүр ителү эшкә беркетелгәннәрдә ризасызлык тудыра һәм аларны үз хәлләрен җиңеләйтү һәм йөкләмәне бетерү өчен көрәшкә этәрә.

Лашманнарның күпсанлы үтенечләренә җавап йөзеннән, хөкүмәт күп мәртәбәләр (1729, 1763, 1774, 1824) аларны ирекле ялланып эшләүчеләргә алыштыруга омтылыш ясый. Әмма ирексез хезмәтнең арзанлыгы һәм казна өчен файдасы агач әзерләүнең элеккеге тәртибен саклап калуга сәбәп булып тора. Хакимиятләр тарафыннан лашманнарга карата ясалган иң зур ташлама аларны аерым чорларда (1722–37, 1757–66, 1817–60) рекрутлыктан азат итү була. XIX йөз уртасына, агачтан төзелгән җилкәнле флотның әкренләп юкка чыга баруы һәм Россиянең тимер корабльләр төзүгә йөз тотуы белән бәйле рәвештә, лашманлык йөкләмәсенең әһәмияте кими. 1859 елда корабльләр төзүгә яраклы урманнар Диңгез министрлыгыннан Дәүләт милке министрлыгы карамагына бирелә. Император Александр II нең 1860 елның 28 март Фәрманы белән лашманнар дәүләт крәстияннәре гомуми разрядына күчерелә. Лашманнар һәм лашманлык йөкләмәсе турындагы истәлекләр Идел-Урал төбәге халыкларында тарихи риваятьләр һәм бәетләр («Лашман бәете»), торак пунктлар (мәс., Чирмешән районы Лашман а.) һәм топографик объектлар атамаларында (Лашман тракты, Чуаш лашманлыгы, Мачта юлы һ.б.ш.) сакланып калган.

Әдәбият

Фирсов Н.В. Инородческое население прежнего Казанского царства в новой России до 1762 г. и колонизация закамских земель в это время. К., 1869;

Семевский В.И. Крестьяне в царствование Екатерины II. СПб., 1901. Т. 2;

Даишев С.И. Лашманы Среднего Поволжья в первой половине XIX в. // Вопросы аграрной истории Среднего Поволжья: Дооктябрьский период. Йошкар-Ола, 1978;

Клеянкин А.В. Лашманы // Вопр. истории. 1978. № 6;

Ногманов А.И. Законодательство XVIII в. об участии нерусского населения Среднего Поволжья на адмиралтейских работах // История и исторический процесс. Н.Новгород, 2005.

Автор — А.И.Ногманов