Әхмәтҗан Сәйдәшев

Әхмәтҗан Яхья улы (1840 елның 16 июле, Казан губернасы, Лаеш өязе Татар Кабаны авылы – 1912 елның 8 мае, Казан), мулла гаиләсендә туа. Апанай мәдрәсәсендә (Казан), Вятка губернасының Малмыж өязе Мәчкәрә авылы мәдрәсәсендә укый.

1860 елларда Казан сәүдәгәре М.Г. Госмановта приказчик булып эшли.

1875 елдан – 2 нче, 1888 елдан 1 нче гильдия сәүдәгәр.

1870 елда Казанда Чәй һәм күн әйберләр сәүдә йорты ача. Шәһәрнең Зур Проломная (хәзерге Бауман), Воскресенская (хәзерге Кремль) урамнарында, Печән базарында чәй кибетләре хуҗасы.

1890 елда алпавыт А. Желтухин варисларыннан Казан губернасының Царёвококшайск өязе Воскресенский һәм Петровский авылларында пыяла-скипидар заводы сатып ала. Заводта шәраб, аракы, минераль су өчен шешәләр һәм даруханәләр өчен төрле пыяла савытлар җитештерелә. Заводта 2 мең кеше эшли, елына 2 млн га якын берәмлек пыяла савыт җитештерелә. Завод продукциясе Мәскәү, Идел буе, Себер, Кавказ, Германиягә җибәрелә.

1894 елда Б. Субаев белән берлектә «Ә. Сәйдәшев, аның уллары һәм Б. Субаев сәүдә-сәнәгать ширкәте»н оештыра. Ширкәт пыяла, чәй һәм мех әйберләр белән сәүдә итә, төп капиталы 500 мең сумга җитә.

Әхмәтҗан Сәйдәшев акчасына Петровский авылында янгыннан соң чиркәү торгызыла, авыл завод училищесе һәм даруханә аның карамагында була.

ХХ йөз башында Әхмәтҗан Сәйдәшев, базар шартлары начарлану һәм финанс яктан авырлыклар туу сәбәпле, пыяла әйберләр җитештерүне туктатып, Казанда прәннек һәм татлы әйберләр җитештерә башлый.

Казанда сәүдәгәрләр җәмгыяте әгъзасы (1901–1905).

1873 елдан Казан шәһәр думасы, өяз земство җыены гласные, мөселманнар төркеме җитәкчесе.

Әхмәтҗан Сәйдәшев ярдәме белән Казанның Татар бистәсе урамнарына таш салына, электр уты, су үткәрелә, медицина хезмәте күрсәтү яхшыртыла.

Ә. Сәйдәшев шулай ук «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертә, 1905 елда – Сәүдә-сәнәгать партиясе әгъзасы.

Татар җәмгыятенең сәяси тормышында актив катнаша; мөселман руханилары өчен мәгариф цензы турындагы 1888 елның 12 июль законын тәнкыйтьли, 1904 тә Өйләнешү турында яңа канун кабул итү мәсьәләсен хәл итү максаты белән С.-Петербургка килгән Казан делегациясе әгъзасы, Мөфтият эшчәнлеген активлаштыру таләбе белән чыгыш ясый.

Әхмәтҗан Сәйдәшев рус-татар мәктәпләре ачылуга ярдәм күрсәтә, Казандагы кайбер татар училищеләре попечителе була. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасы төзелешенә акчалата булышлык итә (1885–1886). «Бәянелхак» газетасы нашире һәм мөхәррире. Оренбург Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие М.М. Солтановның 25 еллык хезмәте уңаеннан уздырылган бәйрәм мәҗлесендә катнаша (1911).

Ә. Сәйдәшев – ятимнәр йортларының Казан губерна попечительлеге шәрәфле әгъзасы, Төрмәләр турында губерна попечительләр комитеты директоры итеп сайлана. Ул Казанда 35 кешегә исәпләнгән вакытлыча төнге балалар йортын үз акчасына тота, аның башлангычы белән 1895 елда Казан губернасында 15 кешегә исәпләнгән беренче мөселман картлар йорты ачыла.

Ә. Сәйдәшев – Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыяте идарәсен оештыручыларның берсе һәм әгъзасы.

Актив эшчәнлеге һәм татар җәмгыяте тормышына йогынтысы өчен Әхмәтҗан Сәйдәшевне исән чакта ук «Казанның татар губернаторы» дип атыйлар.

Мөхәммәтҗан Сәйдәшев

Мөхәммәтҗан Әхмәтҗан улы (1865 елның 3 гыйнвары, Татар Кабаны авылы – 1914 елның 9 апреле, Казан). Казанның Апанай мәдрәсәсендә укый.

М. Сәйдәшев – 1885 елдан «Ә. Сәйдәшев, аның уллары һәм Б. Субаев сәүдә-сәнәгать ширкәте» директоры; 1888 елдан «Б. Субаев, И. Борнаев һәм М. Сәйдәшев» сәүдә йорты милектәше (төп капиталы 300 мең сум тәшкил итә). Ширкәт мех әйберләр җитештерү һәм сәүдәсе белән шөгыльләнә.

Соңрак «Б. Субаев һәм М. Сәйдәшевнең мех әйберләр җитештерү һәм сәүдәсе» ширкәте хуҗаларының берсе (1897 елга кадәр), «М.К. Еврампова һәм Ко сәүдә йорты»ның милектәше һәм идарәчесе (1907 елдан).

М. Сәйдәшев шулай ук – Казан шәһәр думасы, өяз земство җыены гласные. Шәһәр думасында училище, инвентарь, урман, болын һ.б. комиссияләр әгъзасы; 1911 елда Иске татар бистәсендә ике төп урамга асфальт җәйдерә.

Комиссия тырышлыгы белән 1907 елда татар авылларында земство акчасына яңа типтагы мәктәпләр оештырырга рөхсәт бирә торган карарлар кабул ителә.

Мөхәммәтҗан Сәйдәшев Алга баручылар (прогрессистлар) партиясеннән 4 нче шәһәр думасына сайлау кампаниясендә катнаша (1912, сайланмый).

«Бәянелхак» газетасы мөхәррире (1906–1914). 1907 елда С. Алкиннан «Казан мөхбире» газетасын нәшер итү хокукын сатып ала, аны 1911 елга кадәр чыгара. Бу газеталарда татар халкының көндәлек тормышын, Казанның үсеш мәсьәләләрен, халык мәгарифе торышын, шәһәр думасы хисапларын яктырткан мәкаләләр бастыра.

1907 елның июнь аенда әтисе белән берлектә «Бәянелхак» басмаханәсен ача, анда гомуми тиражы 220 мең экземплярдан артык 75 исемдә китап нәшер ителә.

Сәйдәшевләр бөтен Россия мөселманнары арасында таратылган иллюстрацияләнгән «Мәгълүмат» сәүдә-сәнәгать адрес-календаре чыгаралар.

Мөхәммәтҗан Сәйдәшев – Казан шәһәре ярлы мөселманнарына ярдәм итү җәмгыяте идарәсенең рәисе урынбасары.

Әдәбият

Мухамадеева Л.А., Салихов Р.Р. Автобиография Казанского купца Ахметзяна Сайдашева // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2007. № 1.

Алиев И., Идрисова Р. Усадьба купца Ахметзяна Сайдашева // Дворянское гнездо. 2007. № 4.

Мухамадеева Л.А. Промышленная деятельность Сайдашевых // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2008. № 2.

Мухамадеева Л.А. Страницы истории татарского предпринимательства: купеческая династия Сайдашевых (вторая половина ХIХ – начало ХХ веков). Казань, 2020.