Биографиясе

1855 елның 14 октябре, Кавказ өлкәсенең Пятигорск шәһәре — 1937 елның 15 гыйнвары, АКШ, Пало-Альто шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

Петербург университетын тәмамлый (1880).

1879–1882 елларда Петербургта мәхкәмә эшләре хезмәткәре, 1882–1883 елларда Киев округ мәхкәмәләре секретаре, 1883–1885 елларда Сенат обер-прокуроры карамагында.

1885–1890 елларда Казан округ мәхкәмәсе прокуроры урынбасары, 1892–1897 елларда прокуроры. 1897–1905 елларда Казан мәхкәмә палатасы прокуроры урынбасары.

1890–1892 елларда Пермь округ мәхкәмәсе прокуроры.

1905–1910 елларда Сенат обер-прокуроры урынбасары.

1910–1911 елларда Вильно мәхкәмә палатасы прокуроры.

1911–1917 елларда Сенатның җинаять эшләре кассация департаментында.

1912–1913 елларда Россия МС рәисе П.А.Столыпинны үтерү буенча тикшерү эшләре алып бара.

1918 елда Чех-словак корпусы һәм КОМУЧ Халык армиясе Казанны алганда Шульгин шунда була, соңыннан Себергә кача.

1918 елның ноябрендә Бөтенроссия хөкүмәте (директориясе) каршындагы юридик киңәшмә әгъзасы.

1919 елдан — Япониядә, 1923 елдан АКШта яши.

Әдәбият                

Мурзанов Н.А. Словарь русских сенаторов. 1711–1917 гг.: Материалы для биографий. СПб., 2011.                            

Автор — Е.Б.Долгов