Эчтәлек

Биографиясе

1779 ел, Зөя шәһәре — 1843 елның 20 октябре, Казан.

Мещаннар нәселеннән.

Приказчик булып эшли, соңыннан тукымалар белән сату итә.

1813 елда, Казанда беренчеләрдән булып, «остинд» яулыклар, сәрфинкә, комач, китайка тукымалары тукылган текстиль фабрикасына нигез сала. 1815, 1827 елларда фабрика яна. Шогин аны ике тапкыр торгыза.

Шогин фабрикасында җитештерелгән тукымалар югары сыйфатлы була, Эрбет, Түбән Новгород, Минзәлә, Оренбург ярминкәләрендә күпләп сатыла.

Казанда Шогин Гостиный дворның ике кибетендә сату итә.

1824 елда Казан шәһәр думасы гласные, йорт бәяләрен яңадан карап чыгу буенча комиссия әгъзасы, бургомистр.

Благовещение соборының чиркәү старостасы.

Күп кенә акчасын чиркәүләр файдасына сарыф итә.

Автор — Л.М.Свердлова