Эчтәлек

1792 елның 30 мае, Вятка губернасы, Алабуга шәһәре – 1872 елның 1 ноябре, шунда ук.

И.В.Шишкин – рәссам И.И.Шишкинның атасы.

1823–1826 елларда Алабуга шәһәре магистраты бургомистры, 1832–1835, 1844–1847 елларда Алабуга шәһәр думасының шәһәр башлыгы.

И.В.Шишкин шәһәр үсешенә, шул исәптән тарихи истәлекләрне реставрацияләүгә, суүткәргеч төзүгә (1833) зур өлеш кертә; туган як тарихын өйрәнә.

1858 елда П.В.Алабин белән Ананьино каберлегендә казу эшләре алып бара. Бу эшчәнлек Кама буенда элгәреге тимер гасырны тикшерү процессын башлап җибәрүгә һәм яңа археологик культурага нигез салырга этәргеч бирә (Ананьино культурасы).

1867 елда И.В.Шишкин Мәскәү университеты профессоры К.И.Невоструев җитәкчелегендә «Шайтан каласы» манарасын реставрацияли.

Мәскәү тарих-археология җәмгыяте мөхбир әгъзасы (1872).

Хезмәтләре

История города Елабуги. М., 1871.

Автор – Ф.Г.Миңнеханов