Биографиясе

1845 елның 2 ноябре, Казан — 1918 ел.

Казан мех фабрикасы, Воскресенская урамында йорт җиһазлары һәм парча товарлары кибете, Георгиевская урамында 2 катлы таш йорт, Казан губернасының Лаеш өязе Урта Девятово авылындагы утар һәм ат заводы хуҗасы.

1889 елдан шәһәрнең иң зур кунакханәсе «Казанское подворье» аның милкендә була.

1902 елда Щетинкин кунакханәгә терәлеп торган бинаны (Проломная белән Петропавловская урамнары чаты) сатып ала һәм, архитектор Л.Хрщонович проекты буенча кунакханәгә өстәп, 4 нче катны төзетә, фасадны тулысынча үзгәрттерә һәм, ике бинаны да өлешчә яңадан планлаштырып, аларны берләштерә.

«П.В.Щетинкин Казанда» («П.В.Щетинкин в Казани») сәүдә-сәнәгать ширкәтен оештыра, аның фирмасы күп кенә ярминкәләрдә уңышлы сәүдә итә. Казан, Самара, Сембердә кибетләре ачыла.

1879–1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные.

Казан үзәк керәшен татар мәктәбе попечителе (1871 елдан), Император Кешелек сөю җәмгыяте (1878 елдан) әгъзасы, Рухани ведомство карамагындагы ир-атлар һәм хатын-кызлар училищеләре, шулай ук Казан руханилар академиясе шәрәфле күзәтчесе (1875 елдан).

Казанда Николо-Низский чиркәве, Казан үзәк керәшен татар мәктәбе каршындагы хастаханә, Смолдеярово, Янсуар, Сокуры, Югары Әрнәш, Кавал, Шомырбаш авылларында чиркәүләр һәм мәктәпләр төзелешенә, Казан ир-атлар һәм хатын-кызлар рухани училищеләре хаҗәтләренә акча иганә кыла.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Казан биржа җәмгыятенә госпиталь өчен Георгиевская урамындагы йортында 70 яралыны сыйдырырлык урын бирә.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары, Станислав һәм Анна тасмалары булган алтын медальләр, Кавказда христианлык торгызу җәмгыятенең 4 нче дәрәҗә билгесе, Корабль һәлакәтенә дучар булганнарга ярдәм итү җәмгыятенең көмеш билгесе белән бүләкләнә.