Эчтәлек

Күп кенә татар әдәбияты классикларының (Г.Тукай, М.Гафури, Н.Думави һ.б.) тәүге әсәрләре басылып чыккан «Матбагаи Шәрәф» басмаханәсе (1905–1919, 1913 елдан — «Мәгариф») хуҗалары.

Шиһап Шәрәфетдин улы (1875, Казан губернасының Тәтеш өязе Аксу авылы — 1939 елның 31 октябре, Казан), мулла.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен (Казан) тәмамлый. Бертуган кардәшләре ярдәме белән туган авылында мәктәп салдыра. 1922–1923 елларда Тәтеш кантоны азык-төлек комиссары; Аксу авылында кулланучылар кооперативларын оештыручыларның берсе.

1930 елда кулак сыйфатында мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителә. Репрессияләнә. 1931 елда төрмәгә утыртыла, 1934 елда иреккә чыгарыла; үлгәннән соң аклана.

Шәһәретдин Шәрәфетдин улы (1879, Аксу авылы — 1938 елның 17 июне, Уфа), укытучы, язучы.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң (1898), шунда ук тарих укыта (1919 елга кадәр).

1930 елларда Эчке Россия Диния нәзарәтенең казначысы. Ш.Мәрҗани турындагы, гарәп шигыре төзелеше, ислам тарихы («Гасыры сәгадәт: Пәйгамбәребезнең әхвәле вә исламның зоһуры хакында — «Бәхет гасыры: Пәйгамбәребезнең хәл-әхвәле һәм исламның тууы ха кында», 1909; «Әсхабе Кирам» — «Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхәбәләре», 1913 һ.б.) буенча хезмәтләр авторы.

 Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Борһан Шәрәфетдин улы (1883, Аксу авылы — 1942 елның 28 декабре, Зеленодольск районы, Раифа хезмәт белән төзәтү лагеры), журналист, әдәби тәнкыйтьче, укытучы.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый; 1899–1905 елларда шунда ук тел белеме, математика укыта. 1905–1917 елларда «Казан мөхбире», «Әхбар», «Вакыт» газеталары, «Шура» һ.б. журналлар белән хезмәттәшлек итә. Иранда буржуаз-демократик революция елларында (1905–1911) «Вакыт» газетасының хәбәрчесе сыйфатында анда барып кайта (1909): нәтиҗәдә, «Иран мәктүпләре» исемле репортажлар тезмәсе бастырып чыгара. Язмаларында ул, Иран инкыйлабын сурәтләп, революцияләр халык өметләрен акламый, торгынлыкка китерә дигән фикерне алга сөрә.

1917 елда Оренбург мөселман бюросы рәисе, аның басма органы («Оренбург мөселман бюросы хәбәрләре» газетасы) баш мөхәррире.

Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918).

1917–1923 елларда Оренбург халык мәгарифе институтында (элекке «Хөсәения» мәдрәсәсе) укыта.

1930 елдан Урта Азиядә наширлек эшендә. Оренбург бае һәм меценаты Гани Хөсәенов турында әсәр яза («Гани бай: Тәрҗемәи хәле, мәктүпләре вә аның хакында хатирәләр», Оренбург, 1913).

Репрессияләнә (1932), 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә, 1937 елда кабат кулга алына; үлгәннән соң аклана.

Гыйльметдин Шәрәфетдин улы (1885, Аксу авылы — 1942 елның 5 гыйнвары, Красноярск краеның Решеты станциясе), китап нашире

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый (1905 елга кадәр). «Матбагаи Шәрәф»не оештыруда һәм аны идарә итүдә төп роль уйный. «Шигърият китапханәсе» исеме белән татар шагыйрьләренең әсәрләрен җыентыклар сериясе итеп чыгара. Г.Тукай аның кыйммәтен тәкъдир итә.

1917 елда Тәтеш өязе мөселманнарының Казан оешмасы рәисе, «Тәтеш оешмасы» газетасы мөхәррире, Милли Шура әгъзасы. 1920 елларда Казанда Татар хосусый коммерция банкы идарәчесе урынбасары (1927 елга кадәр), аның идарәсе әгъзасы.

Нэп сәясәте бетүгә йөз тоткан елларда (1920 еллар ахыры) актив наширлек эшчәнлеге өчен аны «китап нэпманы» дип йөртәләр.

Репрессияләнә (1927), Орёл губернасына сөрелә, 1930 елда (срогы бетеп килгәндә) 3 елга Татарстан һәм Башкортстан АССРларда яшәү хокукыннан мәхрүм ителә.

1930 елдан Ленинградта, «Урман» урман сәнәгате хуҗалыгының эш оештыручысы, аннан соң «Ленпромстрой»да бухгалтер. 1938 елда кабат кулга алынып, Себергә сөрелә; үлгәннән соң аклана.

Шулай ук кара Шәрәф Г.Ш., Шәрәф Ш.Г., Шәрәф Г. басмаханәсе.

Әдәбият   

Каримуллин А. Татарская книга. К., 1974; 

Вәлиев Р. Фаҗига. К., 1996.