Биографиясе

1839 ел, башка мәгълүматларга караганда, 1833 ел яисә 1838 ел, Вятка губернасы Орлов шәһәре — 1908 елның 30 ноябре, Казан.

Орлов өяз училищесен тәмамлый.

1863 елдан Казанда, икмәк һәм тимер-томыр әйберләре белән сату иткән эре сәүдәгәр Х.Ф.Фоминга хезмәткә керә; соңыннан аның кызына өйләнә. Каенатасы үлгәннән соң, аның предприятиеләрен мирас итеп алып кала. ХХ йөз башында шәһәр тегермәнен арендага ала, үз флотилиясенә (100 мең сумлык пароход һәм 9 баржа) ия була.

1879 елдан Казан шәһәр думасы гласные.

1883 елда император Александр III гә Таҗ кидерү комиссиясе әгъзасы.

1886 елдан Казан сәүдәгәрләр биржасы старшинасы.

Сәүдәгәрләр банкы идарәсе, Үзара кредитлау җәмгыяте рәисе.

Казан шәһәре җәмәгать банкы (1879 елдан), Дәүләт банкының Казан бүлеге (1888 елдан) хисап комитетлары әгъзасы.

Казанда телсез-чукрак балаларны тәрбияләү һәм укыту җәмгыяте идарәсе рәисе һәм казначысы (1887 елдан), Казан коммерция училищесенең попечительләр советы әгъзасы, 1887 елдан Казан шәһәре Александр хастаханәсе попечителе (1898 елдан попечительләр советы рәисе).

1907 елда Казан иске дин тарафдарлары җәмгыятен оештыручыларның берсе, аның советы рәисе.

Шәһәр хастаханәсе (Шамов хастаханәсе) төзелеше һәм җиһазландырылуы өчен 500 мең сум чамасы, Казан коммерция училищесенең яңа бинасы өчен 25 мең сум, телсез-чукрак балалар училищесе бинасы өчен 5 мең сум акча тота.

Орлов шәһәрендә аның акчасына суүткәргеч төзелә.

Шамов шәһәр җәмәгать банкы барлыкка килүенә зур өлеш кертә. Васыяте буенча Шамовның хатыны Ложкин гарипләр йортына 4 мең сум, Казан һөнәрчеләр җәмгыятенә 10 мең сум, Казанда балалар хастаханәсе төзелешенә 10 мең сум тапшыра.

Бүләкләре

Иҗтимагый эшчәнлеге өчен Анна, Владимир һәм Станислав тасмалы өч алтын медаль, ике көмеш медаль, Кызыл Хач билгесе белән бүләкләнә.

Чыганаклар

Яков Филиппович Шамов. Дар жителям Казани (к 100-летию Шамовской больницы): Сб. док. и материалов. К., 2008.

Әдәбият   

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. К., 2001. Т. 2.                               

Автор — Л.М.Айнетдинова