- РУС
- ТАТ
Эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе
1819 елның 18 октябре, Тубыл губернасы, Төмән өязе Ямбай авылы – 1901 ел, шунда ук.
Чыгышы белән крәстияннәрдән (себер бохаралылары). Туганнары Рәхмәтулла һәм Хәбибулла белән мех, тире, галантерея әйберләре сату белән шөгыльләнә, Төмәндә 1 нче гильдия сәүдәгәр була.
1860 еллар ахырында хаҗ кыла. Үз акчасына Ямбай авылында 2 таш мәчет салдыра, алар хәзергә кадәр сакланган һәм архитектура истәлеге булып саналалар, Тубыл губернасы авылларында 10 лап мәчет салдыра.
1871 елдан Ямбай авылы мәдрәсәсен тотарга бик күп акча бирә, тора-бара бу мәдрәсә Көнбатыш Себердә дини белем бирү буенча зур мөселман үзәгенә әверелә. XIX йөз ахырыннан анда укыту яңа алымлы «Мөхәммәдия» һәм «Хөсәения» мәдрәсәләре үрнәгендә алып барыла; 3 таш бина төзелә, зур китапханә булдырыла.
XIX йөз ахырында Н.К. Сәйдуков акчасына Ямбай авылында татар кыз балалар мәктәбе ачыла. 1917 елга кадәр мәдрәсә һәм мәктәп, башлыча, Н.К. Сәйдуковның мирас итеп калдырган акчасына тотыла.
Фәйзрахманов Г.Л. Сәйдуковлар // Нация. Эпоха. Личность. Казан, 2008.
Файзрахманов Г.Л. История татар Западной Сибири с древнейших времён до начала XX века. Казань, 2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.