Биографиясе

1858 елның 5 мае – 1913 елның 19 ноябре, Санкт-Петербург; Мәскәүдә җирләнә.

Дворяннар катлавыннан, эре җир биләүче (Казан губернасы, Спас өязе Кызыл Бистә авылы янында 2,5 мең дисәтинә нәсел утары була), токымлы атлар үрчетүче.

1812 елгы Ватан сугышы герое, генерал-майор Ф.В.Сазонов оныгы, Россиянең тышкы эшләр министры С.Д.Сазоновның абыйсы. Н.Д.Сазонов танылган мари галиме һәм җәмәгать эшлеклесе М.Н.Сазоновның (Янтимер) исем атасы була, бала чагында аны үз гаиләсенә алып тәрбияли.

Түбән Новгород хәрби гимназиясен тәмамлый, атлы полк лейб-гвардиясендә хезмәт итә.

1880–1885 елларда Тамбов губернаторы канцеляриясендә.

1883 елда Спас өязенең земство җыены Ф.В.Сазоновны губерна гласные итеп, 1884 елда Спас өязенең шәрәфле җәмәгать судьясы итеп сайлый.

1897 елдан Спас өязе дворяннары башлыгы.

1898 елдан Казан губернасы дворяннары башлыгы (1905 елда, авыру сәбәпле, 3 нче тапкыр сайланудан баш тарта) һәм Казан губернасының земство җыены рәисе.

1904 елның сентябрь аенда Казан губернасында, Идел һәм Кама буе пристаньнарында хәрәкәттәге армия өчен фураж ашлыгы сатып алу буенча баш вәкил итеп билгеләнә.

1904 елның декабрендә Император сарае гофмейстеры итеп билгеләнә.

1907 елда гомуми эшләр департаменты буенча Эчке эшләр министрлыгына беркетелә.

1908 елның сентябрь аенда өстәмә сайлауларда Казан губернасыннан Дәүләт Думасы әгъзасы итеп сайлана.

Төрле вакытта урталыктагы уң партия, рус милләтчеләре һәм бәйсез милләтчеләр фракцияләренә керә; эшчеләр мәсьәләсе, мөрәҗәгатьләр, дәүләт оборонасы буенча комиссияләр әгъзасы. Аграр реформа, оборона, чиркәү тормышы, токымлы атлар үрчетүгә ярдәм итү, террорчылык актлары, провокаторлар эшчәнлеге һ.б. мәсьәләләр буенча чыгышлар ясый.

Хөкүмәтнең революция белән көрәш сәясәтен, империя милләтчелеге нигезендә әҗнәбиләр белән якынаю идеясен яклый. Берничә тапкыр уң караштан торып кадет һәм социалистлар белән бәхәсләшә. Казан губернасында «рус милләтчеләре» сәяси лагерен оештыруда катнаша. Казандагы рус сайлау комитетында (1911 елның декабреннән) һәм Казандагы рус милли клубының җитәкче советында тора (1912 елның башыннан). Җирле «милләтче» оешмалар эшчәнлегенә һәм аларның 4 нче Дәүләт Думасына сайлаулар буенча алып барган кампаниясенә яшерен рәвештә юнәлеш бирә.

Казан губернасының земство хастаханәсе попечителе (1900 елдан), Кызыл Хач җәмгыятенең Казан идарәсе әгъзасы (1900 елдан), Мария Александровна карамагындагы Император сукырларга җәмәгать тәрбиясенең Казан бүлекчәсе советы вице-рәисе (1903 елдан). Казан губернасында 1899 елгы ачлык вакытында ачыгучыларга ярдәм оештыруда катнаша.

Бүләкләре

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Алексеев И.Е. Под сенью царского манифеста (умеренно-монархические организации Казанской губернии в начале XX века). Казань, 2002.

Усманова Д.М. Депутаты от Казанской губернии в Государственной думе России. 1906–1917. Казань, 2006.

Автор. – И.Е.Алексеев