Биографиясе

1770 ел, Владимир губернасы Аксёнцево авылы – 1848 елның 1 гыйнвары, Казан шәһәре.

Ашлык һәм тимер белән сәүдә итә, эре төзүче-подрядчы.

1821–1823 елларда Казанда Җинаять эшләре мәхкәмәсе палатасында утырышчы.

1824 елда шәһәр башлыгы итеп сайлана, әмма, иске дин тарафдары булу сәбәпле, аңа башлык вазифаларын башкарырга рөхсәт ителми. 30 елдан артык Казанда иске дин тарафдарлары җәмгыяте җитәкчесе.

Пыяла заводы каршындагы скитны һәм картлар йортын үз акчасына тота, иске дин тарафдарларына акчалата ярдәм итә, аларны хөкүмәт эзәрлекләвеннән яклый, община эшләре буенча арадашчы була.

В.А.Савин Казан губернасының Казан өязе Кулай авылы крәстияннәрен, иреккә чыгару максаты белән, хуҗаларыннан сатып ала.

Бүләкләре

Җәмәгать тәрбиясе приказына күп тапкырлар акчалата ярдәм күрсәткәне өчен, алтын медаль белән бүләкләнә.

В.А.Савинның картлар йортын төзекләндерүгә бирелгән акчасы Казан шәһәр җәмәгать банкын оештырганда файдаланыла.

Әдәбият

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань., 1998.

Автор – Л.М.Свердлова