Биографиясе

? – 1720 ел тирәсе. дәүләт эшлеклесе, бояр (1691).

1676 елдан Мәскәүдә дәүләт хезмәтендә.

1691 елдан Смоленск воеводасы; 1704–1706 елларда шәһәрне шведлар явыннан саклауда катнаша; 1711–1713 елларда Смоленск губернаторы, 1713–1719 елларда Казан губернаторы. П.С.Салтыков заманында идарәнең төгәлрәк булган системасы барлыкка килә: вице-губернатор билгеләнә, ландратлар (киңәшчеләр) советы оештырыла, Түбән Новгород (1714–1717) һәм Әстерхан (1717) губерналары аерып чыгарыла.

П.С.Салтыков халыкның икътисади хәлен тотрыкландыру өчен төрле чаралар күрә, казнага салымнарны һәм җыелмаларны тиешле күләмдә генә түли, дәүләт керемен халык тормышына зыян китерү бәрабәренә арттыруга юл куймый. Россия армиясе өчен рекрутлар җыю, калмыклардан атлар сатып алу, кораблар төзү өчен агач хәзерләү һәм аны төяп җибәрү, Санкт-Петербургка эшчеләр озату, 1715–1718 елларда йорт башыннан халык исәбен алу белән шөгыльләнә; Идел буендагы рус булмаган халыкларны христианлаштыруга булышлык итә.

Пётр I нең 1713 һәм 1715 еллардагы фәрманнары нигезендә чукынмаган татар морзаларының 560 утарын тартып ала, 4 меңгә якын крепостной крәстиянне сарай крәстияннәре катлавына күчерә.

Казан постау мануфактурасы ачылуга (1714), Казан адмиралтействосы оештырылуга һәм төбәктә лашманлык йөкләмәсе кертелүгә булышлык итә (1718).

Әдәбият

Пупарев А.Г. Казанские губернаторы. Казань, 1856.

Дворянские роды Российской империи. СПб., 1995. Т. 2.

Серов Д.О. Администрация Петра I. М., 2007.

Автор – Е.Б.Долгов