Биографиясе

1889 елның 17 июне, Сембер шәһәре – 1942 елның 17 июле.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, Казанда антлы вәкил.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый, меньшевиклар оешмасының Казан бюросы башлыгы. Бер үк вакытта Казан шәһәр Думасы гласные, Казанда өяз азык-төлек идарәсе һәм земство җыены рәисе.

1917 елда – 1918 елның башында Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан Советы әгъзасы, Советның эшчеләр секциясен җитәкли.

Меньшевикларның җирле газета-журналларында басыла.

1917 елның июленнән буржуаз партияләрнең ярдәменнән баш тарта, революцион юлны һәм тирән социаль реформаларны яклап чыга. Октябрь революциясен кабул итми, Ватанны һәм ирекне коткару комитетының Казан бүлекчәсен (бюросын) оештыручыларның берсе һәм җитәкчесе.

Большевикларның эшчәнлеген, алар тарафыннан оппозиция газеталары ябылуын, демократик һәм гражданнар иреген тыюны ачыктан-ачык гаепли. Казан Чех-словак корпусы һәм КОМУЧның халык армиясе тарафыннан яуланган вакытта партиясез эшчеләр конференциясен оештыручыларның берсе, КОМУЧны яклый, Халык армиясенә керергә өнди.

Акгвардиячеләр хәрәкәтенә кушылып, Казанны ташлап китә. 1930 елларда Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә яши, «Уралмашстрой» трестының план бүлеге мөдире.

1941 елның 26 октябрендә кулга алына, 1942 елның 24 июнендә атарга хөкем ителә; үлгәннән соң аклана (1989 ел).

Әдәбият

Первый год пролетарской революции в Татарии. Казань, 1933.

Жертвы репрессий: Нижний Тагил. 1920–1980-е годы. Екатеринбург, 1999.

Автор – С.И.Ионенко