Биографиясе

1754 елның 3 апреле, Санкт-Петербург шәһәре – 1826 елның 3 гыйнвары, шунда ук.

А.И.Румянцевның оныгы.

1772 елдан сарай каршында һәм дипломатик хезмәттә. 1802–1810 елларда коммерция министры; бер үк вакытта, 1808–1814 елларда, тышкы эшләр министры, 1810–1812 елларда Дәүләт советы рәисе.

Н.П.Румянцев зур китапханә, кулъязмалар коллекциясе, этнографик һәм нумизматик материаллар туплый (Мәскәүдә Румянцев музеенда урнаштырылганнар).

Россия тарихына караган хезмәт һәм документларны туплауда һәм нәшер итүдә катнаша. 1816 елның августында Казанда булып, истәлекле урыннарны зиярәт кыла һәм 1815 елгы янгын фаҗигасен кичерүчеләр файдасына акча бирә.

1817–1818 елларда Казан университетына Бразилиядә үсә торган сирәк үсемлекләр орлыклары коллекциясен бүләк итә.

Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1816 ел).

Бүләкләре

Изге Андрей Первозванный, Изге Александр Невский орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ивановский А.Д. Государственный канцлер граф Н.П.Румянцев: Биогр. очерк. СПб., 1871.

Барсов В.В. Государственный канцлер граф Н.П.Румянцев. СПб., 1877.

Иконников В.С. Граф Н.П.Румянцев: Деятельность его на пользу разработки русской истории и археологии. СПб., 1881.

Автор – Е.Б.Долгов