Эчтәлек

Мишәрләр катлавыннан. XIX йөзнең икенче чирегендә кантон түрәләре (чиновниклары) буларак нәселдән күчмә дворянлыкка лаек булалар һәм Оренбург губернасы дворяннары шәҗәрә китабының 3 нче кисәгенә кертеләләр (1850 елның 12 декабрендә Сенат тарафыннан раслана).

Нәсел башлыгы – 2 нче һәм 3 нче мишәр кантоннары идарәчесе, йөзбашы Фәзлулла Зәмгур улы Рәҗәпов; 4 нче дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә (1835 ел).

Аның улы, хорунжий Шаһибәк Рәҗәпов (1812–?) 2 нче мишәр кантоны башлыгы, Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Бозаяз авылында яши.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов для истории уфимского дворянства. Уфа, 1870.

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор – Р.Х.Әхмәтҗанов