Эчтәлек

1742 елның 23 ноябре, Казан — 1802 елның 28 июле, шунда ук.

Дворяннар нәселеннән.

1771 елда Полянский Франциядә була, майда француз философы Вольтер янына, аның Париждагы утарына бара. Вольтер император Екатерина II гә: «Минем җиремдә хәзер чыгышы белән Казаннан булган Сезнең подданныегыз В.Полянский, мин аңа бик сокланам», — дип яза. Соңрак та Вольтер аның язмышы белән кызыксына. 1773 елның 3 гыйнварында язган хатына җавап рәвешендә, Екатерина II Полянскийның СА секретаре булуын хәбәр итә.

Законнар төзү комиссиясе әгъзасы буларак, Полянский «Губерналар турында нигезләмәләр» документын эшли. 1770 еллар ахырында граф З.Г.Чернышёв Полянскийны Могилёв шәһәренә наместниклык идарәсе советнигы вазифасын башкарырга чакыра.

1781–1782 елларда Полянский — Казан наместниклык идарәсе советнигы. 1782 елдан — отставкада, Казандагы утарында яши.

Бай китапханә туплый, 1798 елда берничә ел дәвамында җыйган төрле телдәге китапларны, шулай ук философ үзе бүләк иткән Вольтер портретын Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенә васыять итеп калдыра (кара Полянский В.И.нең шәхси китапханәсе); үз исемендәге стипендия булдыра.

Әдәбият  

Переписка российской императрицы Екатерины II и господина Вольтера, продолжавшаяся с 1763 по 1778 год. М., 1803;

Справочный листок города Казани. 1867. № 92;

Записки Добрынина // Русская старина. 1871. Т. 4.

Автор — А.В.Гарзавина