Эчтәлек

Иван Петрович (1745 — ?), Казан постау мануфактурасын һәм сәүдәгәр И.Ф.Дрябловның (кара Дрябловлар) милкен мирас итеп ала. Казанга император Екатерина II килгәч, Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге крәстияннәр сугышыннан зыян күрүче буларак, аңа — полковник, соңрак коллежский советник дәрәҗәсе бирелә һәм ул нәселдән килгән дворянлык титулы ала. 1796 елда Казанда 4 таш йорты була (Черек күл артында, Петропавел тыкрыгында, Георгиевский һәм Гостинодворский урамнарында). Уфа наместниклыгының Бәләбәй округында Түбән Троицкий (Нижне-Троицкий) һәм Усень-Ива­новский бакыр кою заводлары, Вятка краенда Омутнитский тимер кою заводы төзи.

Аның милкен гвардия прапорщигы Гавриил Иванович (1785 — 31.1.1869, Казан, Арча кыры зиратында җирләнә) мирас итеп ала. Казан губернасының Мамадыш өязе Нырты авылында бакыр кою заводы хуҗасы (елына 2100 поттан күбрәк бакыр коела). Аның балалары: Алексей Гаврилович (15.3.1818 — 1887) хакыйкый статский советник, Император сарае камергеры. 1871–1886 елларда Казан губернасында дворяннар башлыгы. 1850 елдан Казан икътисадчылар җәмгыятендә: авыл хуҗалыгы бүлеге рәисе (1855–1869), вице-президент (1869–1878), президент (1878–1887). 1 нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. Пётр Гаврилович (29.3.1821 — 23.2.1898) гвардия подпоручигы, хакыйкый статский советник, вакытлы 1 нче гильдия сәүдәгәре. Казан постау мануфактурасын арендага бирә. Казанда ике катлы таш һәм агач йортлары, Казан губернасының Лаеш өязендә ярма яргыч, су тегермәне, 4340 дис. җире була. 1853–1858, 1860 елларда — Лаеш өязе, 1862–1870 елларда Казан губернасы дворяннары башлыгы. Казан шәһәр думасы гласные, Казан земство йөкләмәләре буенча махсус кабулханә әгъзасы. Вафатыннан соң банкрот дип игълан ителә. 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна орденнары белән бүләкләнә.

Шулай ук кара Осокин йорты.

Әдәбият  

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998;

Казанское дворянство. 1785–1917 гг.: Генеал. словарь. К., 2001.