Биографиясе

1834 елның 24 декабре, Мәскәү — 1907 елның 30 августы, Петербург губернасы Павловск шәһәре.

Дворяннар катлавыннан.

Александр лицеен тәмамлый (Санкт-Петербург, 1854).

1854–1860 елларда Юстиция министрлыгында хезмәт итә, 1860–1864 елларда — Диңгез эшләре министрлыгының Корабльләр төзү департаментында (Санкт-Петербург).

1866–1868 елларда Петербург округ мәхкәмәсе әгъзасы, 1868–1869 елларда Курск округ мәхкәмәсе рәисе иптәше (урынбасары), Харьков мәхкәмә палатасы прокуроры иптәше.

1869–1871 елларда Симферополь, Херсон, Бессарабия төрмә комитетлары вице-президенты.

1871–1877 елларда Казан мәхкәмә палатасы өлкән рәисе. Казан мәхкәмә округы территориясендә Мәхкәмә реформасы уздыруга өлеш кертә.

1881–1883 елларда Киев мәхкәмә палатасы өлкән рәисе.

1877–1881, 1883–1890 елларда — Сенатның җинаять эшләре кассацияләре, 1890 елдан 1 нче департаментында.

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Альманах современных русских государственных деятелей. СПб., 1897.

Автор — Е.Б.Долгов