Эчтәлек

Нугайбәковлар нәселе вәкилләре Оренбург губернасы Бөгелмә өязенең Юрма волосте Урсай һәм Чалпы авылларында (хәзер ТРның Азнакай районында) яшәгәннәр.

Дворяннар катлавына кантон чиновниклары буларак XIX йөзнең 1 нче яртысында күчереләләр (Оренбург губернасы дворяннар шәҗәрәсе китабының 2 нче кисәгенә кертелгәннәр).

Морза Нугайбәковларның берсе Шаһингәрәй Кормәкәй улы (1799 ел тирәсе — ?) 12 нче башкорт кантоны башлыгы була (1820 елның 23 сентябреннән).

Нугайбәковлар нәселеннән А.Г.Нугайбәков чыккан.

Әдәбият

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин