- РУС
- ТАТ
дәүләт эшлеклесе, хакыйкый статский советник (1820)
1771 елның 29 мае, Воронеж губернасы, Тамбов провинциясе Покровское авылы — 1839 елның 13 апреле, Киев.
Дворяннар катлавыннан.
1784 елдан хәрби хезмәттә, 1798 елдан гражданлык хезмәтендә.
1799 елдан сенат генерал-прокуроры канцеляриясе сәркәтибе, 1802 елдан Юстиция министрлыгы департаменты экспедиторы (Санкт-Петербург).
1811–1813 елларда — Тамбов, 1820–1823 елларда Казан гражданнар губернаторы.
1823 елдан Казан губерна азык-төлек комиссиясе рәисе. Халыкны корылык чорларында тәэмин итү өчен кибетләрнең икмәк запасларын булдыру белән шөгыльләнә; губерна территориясендә җинаятьчелеккә каршы көрәш алып баруны җайга сала.
1822 елларда Казан вакытлы комиссиясенең (С.С.Кушников һәм П.Л.Сантиның сенатор ревизиясе вакытында ачыкланган башбаштаклыклар турындагы эшләрне карау һәм хәл итү өчен 1820 елларда оештырыла) ябылуына ирешә.
Җирле уку йортларына химаячелек итә, М.Л.Магницкийга Казан университетын Изге Союз идеяләре рухында реформалауда ярдәм күрсәтә. Нилов вакытында «Казанский вестник» журналы басыла башлый (1821).
Административ тәртипсезлекләр сәбәпле вазифаларыннан азат ителә.
Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1820).
Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.