Эчтәлек

Бихан бәк варислары.

XVI йөздә рус патшасына хезмәткә күчәләр. XVII йөз уртасында морза Моратовлар Касыйм шәһәрендә яшиләр. 1610 елда морза Моратовлар нәселе башлыгы морза Айки Уразаев исеменә Тамбов губернасының Темников өязендә 30 чирек сөрүлек җирләре булган 8 крәстиян һәм бобыль хуҗалыклары теркәлә.

1719 елда бәк Моратовлар Тамбов губернасы Кадом өязенең Салмовка һәм Якса авыллары халкы арасында да теркәләләр. XVIII йөзнең 1 нче чирегендә бәк Морат морза Моратовның Темников өязе Югары Мокша станы Кучатбәк авылындагы биләмәсендә 26 крепостной крәстияне була.

XVIII йөздә морза Моратовлар Пенза губернасы Краснослободский өязенең Айкеево авылында да яшиләр; 1795 елның 1 июль килешүе нигезендә Моратовлар токымы — Булкай һәм Муса Сөләймановлар — шуннан хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Яңа Калмаш авылына күченәләр. Соңрак Моратовлар нәселе вәкилләре хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Мәүлет, Бакай авылларында һәм Бүздәк районы Бүздәк авылында урнашалар.

1802 елның 9 апрель карары нигезендә Моратовлар нәселе (барлыгы 74 кеше) дворянлыкта раслана. 1837 елда Яңа Калмаш авылында бәк Моратовларның 7 гаиләсе яши. Краснослободский өязендәге бәк Моратовлар (Җәмил Усманов, Габдрахман Илюков, Алмай Казбулатов, Габдрахман Илюков гаиләләре белән) Пенза губернасының дворян нәселләре китабының 5 нче һәм 6 нчы кисәкләренә кертелә.

Хәзерге вакытта Моратовлар Рязань губернасының Касыйм өязе Болотце авылында яшиләр.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879;

Списки дворянских родов, внесённых в родословную книгу Пензенской губернии. Пенза, 1908;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин