Биографиясе

1841 ел, Мариинск Посады шәһәре — 1917 елдан соң.

1863 елда әтисеннән сәүдә предприятиесен мирас итеп ала, Царицын, Казан, Әстерхан шәһәрләрендә агач материаллары белән сәүдә итә.

1870 еллар уртасыннан Казанда. 1908 елда «Уллары белән Л.А.Матвиевский һәм П.Т.Набоковның сәүдә йорты» фирмасын ача.

XX йөз башында Казанның иң бай кешеләреннән санала: Казан, Түбән Новгород һәм Кострома губерналарында тулай бәясе 450 мең сумлык 22 мең дисәтинә, башлыча, урманлы җир биләмәләре, Казанда кирпеч йорты була.

Туган шәһәрендә актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара: Чабаксар земствосы гласные (1867), төрмә комитеты директоры (1868), Мариинск Посадында шәһәр башлыгы. 1879–1917 елларда Казандагы Владимир соборында ктитор (староста), Император кешелеклелек җәмгыятенең Казан ярлыларга ярдәм итү комитеты әгъзасы (1874 елдан), попечителе (1896 елдан), император Мария ведомствосы карамагындагы Казан балалар приюты попечительлегенең шәрәфле әгъзасы (1888 елдан), Казан сәүдәгәрләр банкы советы рәисе.

Император кешелеклелек җәмгыятенең гыйбадәт йортын, Владимир соборы каршындагы училище, Мариинск Посадында һәм Казандагы укытучылар семинариясе каршында чиркәүләр төзетү, Кызыл Хач җәмгыятенең Казан бүлеге өчен йорт сатып алу һәм аның каршында чиркәү төзетү, Казанның мәхбүсләрне тәрбияләү бүлекчәсе биналарын киңәйтү һәм үзгәртеп төзү максатларында иганә ярдәме күрсәтә.

Бүләкләре

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, Станислав тасмасына беркетелгән «Тырышлык өчен» алтын медале белән бүләкләнә.