Морза Сакаевлар белән кардәшләр.

Нәсел башында 1561 елның 7 мартында Иван Грозный тарафыннан патша сараеның Мещера өязе Мукша аръягы станындагы Будаево һәм Кучюсово авыллары бүләк итеп бирелгән Атказ (Атназ) Җофарбирде улы Мәмәткузин тора.

Атказ Мәмәткузинның улы — Дусай, Дусайның уллары — Адарали һәм Ураз Мәмәткузиннар.

Ураз 1688 елның сентябрендә Кадом һәм Керенский өязләрендәге кайбер биләмәләрен туганы Адарали уллары Сәфәр белән Чернакайга тапшыра. Документларда Сәфәр һәм Чернакай Адаралиевлар — морзалар, ә Ураз Мәмәткузин кенәз дип теркәлгән.

1773 елда морза Мәмәткузиннар-Сакаевлар Бәләбәй өязенең Абзан авылына (хәзер Башкортстан Республикасының Благовар районына керә) барып урнашалар.

Мәмәткузиннар-Сакаевлар нәселенә дворянлык дәрәҗәсе Сенат фәрманы белән 1796 елның 1 декабрендә бирелә.

1678 елгы халык санын алу мәгълүматларында морза-бәк Чапкын, Келәш, Котлымәмәт Мәмәткузиннар-Сакаевларның Темников өязе Тенсюпино авылында 14 крәстиян утары тотулары теркәлгән. Керенский өязендә яшәүче Мәмәткузиннар-Сакаевлар Пенза губернасы дворяннар шәҗәрәсе китабының 2 нче кисәгенә кертелә. Тенсюпино авылында әле дә Мәмәткузиннар-Сакаевлар фамилиясен йөртүчеләр яши.

Әдәбият          

Списки дворянских родов, внесённых в родословную книгу Пензенской губернии. Пенза, 1908;

Дворянские роды Российской империи. М., 1996. Т. 3;

Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин