Биографиясе

1778 елның 23 апреле, Мәскәү шәһәре — 1844 елның 21 октябре, Одесса шәһәре.  

Дворяннар нәселеннән.

Мәскәү университеты каршындагы зыялы затлар пансионын тәмамлый (1795).

1795 елдан хәрби һәм дәүләт хезмәтендә.

1798 елдан Тышкы эшләр коллегиясендә, 1803–1810 елларда Эчке эшләр министрлыгының дәүләт эшләрен җайга салу экспедициясендә бүлек башлыгы.

1810–1812 елларда Россия Дәүләт Советының Законнар чыгару департаментында статс-секретарь. Шул ук вакытта 1810–1812 елларда Хәрби министрлык каршындагы Хәрби уставлар һәм кулланмалар эшләү комиссиясе директоры.

1812–1816 елларда М.М.Сперанский эше буенча сөргендә була (Вологда шәһәре).

1816–1817 елларда Воронеж вице-губернаторы.

1817–1819 елларда Сембер гражданнар губернаторы.

1819 елдан  Дин эшләре һәм халык мәгарифе министрлыгының Училищелар баш идарәсе әгъзасы.

1819 елның февраль-апрелендә Казан университетына ревизия үткәрә; университет эшчәнлегенә тискәре бәя бирә (укытучылар һәм студентларның белем һәм әхлак дәрәҗәсе түбән булу, динне санга сукмау, «хөр фикерлелек» белән мавыгу). 1819–1826 елларда Казан уку-укыту округы попечителе.

Идел буенда мәгариф эшен үзгәртеп корырга омтыла: губернадан җыелган салымнар хисабына уку йортларын өстәмә финанслауга ирешә; рус булмаган халыклар өчен авыл мәктәпләре ачтыра; Әстерхан шәһәрендә көнчыгыш телләре институты булдырырга тәкъдим итә; православие һәм самодержавиегә нигезләнгән «халык тәрбиясе» планын төзи.

Казан университетында Изге Союз идеяләре рухындагы реформа уздыра: күп кенә фәнни предметлар фундаменталь дини тәгълиматка ярашлы итеп үзгәртелә. Магницкий 25 профессорның 11 ен эштән җибәрә, китапханәдән «хөр фикер» таратучы китапларны алдыра, хезмәткәрләр һәм студентлар өстеннән административ күзәтчелеген көчәйтә (шул максаттан 1820 елда университет директоры вазифасын гамәлгә кертә), укыту планнарын үзгәртә, башка дисциплиналар хисабына дини тәгълимат өйрәтүне киңәйтә. Аның тәкъдиме белән 1821 елда «Казанские известия» газетасы урынына «Казанский вестник» журналы чыга башлый. Магницкий университетта һәм укытучы кадрлар әзерләүне яхшырту буенча аерым чаралар күрә, университетны шәркыять фәннәре үзәгенә әверелдерергә омтыла.

1820–1823 елларда сүз иреген чикләгән цензура уставын эшләүдә катнаша. Либераль дворяннар арасында реакционер һәм обскурант атамасы ала, хөкүмәт даирәсендә дә дошманнары була. 1826 елда Казан университетына генерал-майор П.Ф.Желтухин уздырган ревизиядән соң, административ һәм финанс гаепләре табылу сәбәбе белән, вазифасыннан азат ителә, Ревель шәһәренә сөрелә.

1823–1833 елларда шунда «Радуга» журналы нәшер итеп, рус тарихына багышланган, шул исәптән Европа мәгарифен тәнкыйтьләгән мәкаләләр бастыра.

1833–1839 елларда һәм 1841 елдан соң Одесса шәһәрендә, 1839–1841 елларда Херсон шәһәрендә яши. «Одесский вестник» һәм «Одесский альманах» журналларында хезмәттәшлек итә.

«Приятное и полезное препровождение времени» журналында (М., 1794) һәм Н.М.Карамзинның «Аониды» альманахында (М., 1796–99) сентименталь шигырьләре белән катнаша. «Грузинода күргән төш» («Сон в Грузино», 1825; 1863 елда С.-Петербургта басылган) шигыре А.А.Аракчеевка багышлана. «Россия язмышы» («Судьба России», Ревель, 1832) мәкаләсендә Магницкий татарлар Рус дәүләтен Европа йогынтысыннан коткарган һәм православие диненең сакланып калуына булышкан дигән фикер үткәрә. Аның «Җиһанга бер караш» («Взгляд на мироздание», М., 1843) брошюрасы — галәмгә христианлык карашыннан чыгып, лирик уйланулар формасында язылган чәчмә әсәр. «Хезмәт юлын башлаучы чиновниклар өчен эшлекле һәм дәүләти сөйләшүләр теле буенча кыскача кулланма» («Краткое руководство к деловой и государственной словесности для чиновников, вступающих в службу», М., 1835) китабында Магницкий үзен чыганаклар белгече һәм талантлы стилист итеп таныта. Бу хезмәт «эшлекле тел»не катгый кысаларда, шул ук вакытта шагыйранә югарылыкта тасвирлавы белән үзенчәлекле.

Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1821).

Чыганаклар

Два мнения попечителя Казанского учебного округа // Русский архив. 1864. Кн. 1;

Показания М.Л.Магницкого // Девятнадцатый век: Ист. сб. М., 1872. Кн. 1.

Хезмәтләре  

Печальная песнь на кончину П.И.Милиссино. М., 1795;

Ода на случай постановления бюста её императорского величества. М., 1796;

Поэзия // Собр. образцовых русских сочинений и переводов в стихах. СПб., 1821. Ч. 1;

Дума при гробе Сперанского // Русская старина. 1893. Т. 80;

Стихотворения // Сб. любовной лирики XVIII в. СПб., 1910.

Әдәбият

Феоктистов Е.М. Магницкий. Материалы для истории просвещения в России. СПб., 1865;

Лажечников И.И. Как я знал М.Л.Магницкого // Рус. вестн. 1866. № 1;

Загоскин Н.П. Из времен Магницкого: Страничка из истории Казанского университета 20-х годов. К., 1894;

шул ук. История Императорского Казанского университета за первые сто лет его существования. 1804–1904: В 4 т. К., 1902–04.

Автор — Е.Б.Долгов