Биографиясе

1843 елның 1 апреле, Казан — 1910 елның 29 апреле, шунда ук.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1863). 1877–1878 елгы рус-төрек сугышында катнаша. 1866–1868 елларда Казан губернасы Мамадыш өязенең мировой арадашчысы. 1868–1874 елларда Казанның участок мировой судьясы. Бер үк вакытта, 1871–1879 елларда Казан–Царёвококшайск округы мировой судьялары съезды рәисе; 1874–1910 елларда Казан өязендә, 1875–78 елларда Казан губернасы Мамадыш өязендә, 1878–1883 елларда Вятка губернасы Малмыж өязендә шәрәфле мировой судья.

1883–1888, 1899–1903 елларда Казан шәһәре башлыгы. Лебедевның эшчәнлеге янгын командаларының финанс ягын ныгыту, шәһәрне төзекләндерү, халык мәгарифен үстерү һәм Казан уку йортлары укытучылары һәм укучыларының матди хәлен яхшыртуга юнәлдерелә. Болак елгасы аша тимер күпер салуга зур суммада акча бирә.

Казан шәһәр думасы гласные (1880 елдан).

Казан губернасы Дворяннар җыены депутаты (1890 елдан).

Казан реаль училищесенең шәрәфле попечителе (1875–1878).

Казан ярлыларга ярдәм итү попечительләр комитеты рәисе (1885–1889).

Болак аша салынган күпер һәм Казандагы бер урам Лебедев исемен йөртә; Казан реаль училищесендә һәм Мария кызлар гимназиясендә исемле стипендияләре булдырыла.

Әдәбият

Достойны памяти потомков (Городские головы Казани 1767–1917 гг.): Сб. док. и материалов. К., 2002.

Автор — Е.Б.Долгов