Биографиясе

1844 елның 19 декабре, Түбән Новгород губернасы Горбатов шәһәре — 1917 елның 27 ноябре, Казан губернасы, Чабаксар өязе Козловка авылы.

Рухани гаиләсендә туа.

Түбән Новгород гимназиясен тәмамлаганнан соң (1860), Казан университетының тарих-филология факультетына керә.

Яшерен студентлар түгәрәге әгъзасы. Куртина чиркәвендәге панихидада катнаша. 1863 елда Казан фетнәсе турындагы эш буенча кулга алына, каторгага җибәрүгә хөкем ителә, Казан төрмәсендә тотыла. Амнистиядән соң (1867), апалы-сеңелле Дубровиналарның хосусый кызлар пансионында укыта.

1872 елда Н.Я.Агафонов белән бергә «Камско-Волжская газета»ны оештыра. 1872 елның ахырында Лаврскийга карата, төбәкне руслаштыруга каршы чыгуда гаепләп, әләк оештырыла. Ул кулга алынып, Вологда губернасының Никольск шәһәренә сөрелә, бераздан Самара шәһәренә күчерелә. Сөргеннән соң Казанга кайта.

1881 елда экстерн тәртибендә университетның юридик факультетын тәмамлый, 1882 елда магистрлык имтиханын тапшыра. Адвокат буларак, башлыча крәстиян эшләре белән шөгыльләнә. Казан мәхкәмә округы каршында антлы ышанычлы булып хезмәт итә.

Казан губернасыннан 1 нче Дәүләт Думасы депутаты (1906), трудовиклар фракциясе, аграр комиссия, «Крестьянский депутат» газетасы редколлегиясе әгъзасы.

Әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, башкалада һәм Казанда чыгучы күп кенә басмалар белән хезмәттәшлек итә. Казан университеты турындагы хатирәләр, күпсанлы мәкаләләр һәм очерклар авторы. «Татар ярлылары» («Татарская беднота», 1884) хезмәтендә Казан губернасындагы татар крәстияннәренең авыр тормышы сәбәпләрен анализлый.

Әсәрләре

Из воспоминаний казанского студента // Первый шаг. К., 1876;

К.Ф.Фукс и его время // Казанский литературный сборник. К., 1878;

Воспоминания о профессорах и студентах в начале 1860-х годов // Литературный сборник к 100-летию Имп. Казан. университета. К., 1904.

Әдәбият

Вульфсон Г.Н., Нуреева Ф.Ф. Братья по духу: Питомцы Казанского университета в освободительном движении 1840–1870 гг. К., 1989;

Вульфсон Г.Н. Константин Лаврский и его историко-социологическое исследование «Татарская беднота» // Татарстан. 1992. № 9/10;

Русские писатели, 1800–1917: Биогр. словарь. М., 1994. Т. 3;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.