- РУС
- ТАТ
Механик-уйлап табучы, конструктор
1735 елның 10 (21) апреле, Түбән Новгород шәһәре – 1818 елның 30 июле (11 августа), шунда ук.
Вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Успение чиркәвенең дьячогы аны укырга һәм язарга өйрәтә. Яшүсмер чагында ул слесарь, токарь һәм сәгать эшен үзләштерә.
1758 елда Түбән Новгородта сәгать остаханәсе ача. 1767 елда, императрица Екатерина II Идел буе шәһәрләре буйлап сәяхәт иткәндә, аңа үзенең уйлап табуларын күрсәтә һәм каз йомыркасы формасындагы уникаль сәгать бүләк итә (1764–1767 еллар), аның корпусында, сәгать механизмыннан тыш, сугу механизмы, музыка аппараты һәм хәрәкәтчән фигуралы кечкенә театр-автомат урнаштырылган була. Сәгатьләр императрицага бик нык тәэсир итә һәм 1769 елда ул аны Петербург Фәннәр академиясенең механика остаханәсе мөдире итеп билгели: станоклар һәм астрономия, физика һәм навигация приборлары ясау белән җитәкчелек итә. 1770 елларда Нева аша агач рәшәткәле фермалары булган 298 метрлы бер аркалы күпернең берничә проектын эшли, 1776 елда аның кечерәйтелгән моделен җыя һәм сынап карый, күпер төзелеше тарихында беренче тапкыр күпер конструкцияләрен модельләштерү мөмкинлеген күрсәтә; 1777 елда проект уңышлы яклана, ә 1778 елда Екатерина II Кулибинга "Лаеклыга. Фәннәр академиясе – механик Иван Кулибинга" алтын медален тапшыра, әмма күпер гамәлгә кертелми кала.
Кулибин уйлап табулары арасында – беренче ахроматик микроскоп (1773–1775, оптик Беляев белән берлектә, Эйлер – Фусс проекты буенча), параболик чагылдыргычлы фонарь-прожектор, 1791 елгы маховиклы, тизлек тартмалы, тирбәлү подшипниклары һәм педаль приводлы "үзйөрешле" арба, "механик аяклар" протезлары, винтлы механизмлы лифт (1793), су двигателе белән елга судносы – Водоход (1804) һәм оптик пыялаларны шомартуны камилләштерү. Ул ике тапкыр атаклы "Павлин" сәгать-автоматын ремонтлый (1792, 1799) һәм егерме елдан артык бурлаклар хезмәтен алыштыра торган механик суднолар төзи, әмма хөкүмәт бу уйлап табуларның берсен дә гамәлгә кертми.
1801 елда академиядән куыла һәм Түбән Новгородка кайта, анда эшләвен дәвам итә, шул исәптән мәңгелек двигатель төзергә омтылып, аңа бөтен акчасын диярлек сарыф итә.
Кулибин 1819 елда П.Свиньинның "Жизнь русского механика Кулибина и его изобретения" дигән китабы басылып чыккач киң танылу ала.
Кулибинның күп кенә техник карарлары үз вакытын күпкә узып китә, әмма аның күпчелек проектлары кирәкле җитештерү-технологик база булмау сәбәпле тормышка ашырылмый.
Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда аның исеме белән аталган урамнар бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.