Биографиясе

1874 елның 12 октябре, Смоленск губернасы Белый шәһәре — 1910 елның 14 июне, Тобол губернасы Ялуторовск шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

1894–1897 елларда Мәскәү, 1899–1905 елларда Казан университетлары студенты.

1899–1901 елларда Казан социал-демократлар төркеме әгъзасы, шәһәрдәге укучы яшьләр арасында пропаганда алып бара.

1901–1903 елларда берничә мәртәбә кулга алына, университеттан куыла. 1904 елда РСДРПның Казан комитетын яңадан торгызуда катнаша.

1905 елда студентлар социал-демократлар фракциясе әгъзасы, Алафузовлар предприятиеләрендә митинглар, университетта җыеннар үткәрә, «Волжский листок» газетасы белән хезмәттәшлек итә.

1906 елда Казаннан озатыла, Екатеринбург, Мәскәү шәһәрләрендә, Тобол губернасында ижтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә. Карагруһчылар тарафыннан үтерелә.

Әдәбият

Борцы за счастье народное. К., 1967;

Долгов Е.Б. Из истории Казанской социаль-демократической организации в 1900–1903 гг. // Социали­стический строй: Вопросы теории и исторического опыта. К., 1990.

Автор  — Е.Б.Долгов