Биографиясе

1650 тирәсе — 1729, Казан.

М.Н.Кудрявцевның әтисе.

Дворяннар нәселеннән.

1670 еллардан дәүләт эшендә һәм хәрби хезмәттә. 1695 һәм 1696 еллардагы Азов яуларында катнаша.

1697 елдан Казанда: 2 нче воевода (1699 елга кадәр), 1699–1706 елларда 1 нче воевода, 1706–1710 елларда комендант, 1710–1714 елларда обер-комендант. 1705–1711 елларда башкорт-татар кузгалышлары вакытында Казан һәм Биләр тирәсендә баш күтәрүчеләрне берничә тапкыр җиңә һәм төбәк халкын буйсындыра.

1708 елгы губерна реформасын әзерләүдә һәм Казан губернасын оештыруда катнаша.

1712–1727 елларда Идел буенда корабльләр төзүгә яраклы агач материаллары әзерләү (аларны Санкт-Петербургка озату эшләре белән җитәкчелек итә) буенча баш мөдир. Бер үк вакытта, 1714–1727 елларда Казанның вице-губернаторы.

1718 елда лашманлык бурычын кертүдә катнаша. Казан адмиралтействосы оештырылганнан соң (1718), Кудрявцев күзәтчелеге астында Россия флоты өчен 50 дән артык судно төзелә, шәһәрнең төньяк-көнбатыш читендә Адмиралтейство бистәсенә нигез салына.

1719–1724 елларда Казан постау мануфактурасы белән идарә итә.

Әдәбият

Веселаго Ф.Ф. Общий морской список. СПб., 1885. Ч. 1;

Корсаков Д.А. Из жизни русских деятелей XVIII века. К., 1891.

Автор  — Е.Б.Долгов