Гомер еллары: 1721–1775 тән соң.

Казан өязе Ижбулды авылы ясаклы татары.

Баш күтәрүчеләр хәрәкәтенә 1773 елның октябрендә кушыла. Баштарак Б.Канкаев отрядында хезмәт итә. Кама аръягындагы һәм Кама алдындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1774 елның июлендә, отряд җиңелгәннән соң, Каманың сулъяк ярына чыга һәм күтәрелеш хәрәкәтен август уртасына кадәр дәвам итә.

1774 елның октябрендә, гаебен танып, Казан яшерен комиссиясенә килә.

1775 нең июненә кадәр төрмәдә була.

Чыганаклар 

Документы ставки Е.И.Пугачёва, повстанческих властей и учреждений. 1773–1774 гг. М., 1975;

Воззвания и переписка вожаков Пугачёвского движения в Поволжье и Приуралье. К., 1988.

Әдәбият

Ермухаммет Кадырметов // Оренбургская пушкинская энциклопедия. Оренбург, 1997.