Гомер еллары: 1753 – 1808 елдан соң.

Таишев бакыр кою заводы (Кукмара авылы), Казанда 2 таш йорт һәм амбар хуҗасы.

Россия һәм Германия товарлары белән сату итә.

1776 елда А.А.Чекмарёв белән бергәләп сәүдәгәр П.П.Каменевның яшь балалары (Гавриил, Пелагея һәм Анна) өстеннән караучы (опекун) итеп билгеләнә.

1777–1780 елларда Казан губернасы магистраты президенты, 1782–1788 елларда Казан шәһәре магистраты утырышчысы.

Автор — Л.М.Свердлова