Эчтәлек

1878 ел, Вятка губернасы, Малмыж өязе Шеңшеңәр авылы — 1927 елдан соң.

Чыгышы белән крәстияннәрдән.

Семипалатинск шәһәрендә мәдрәсә тәмамлаганнан соң, дини белем алуын Константинополь шәһәрендә дәвам итә.

1904 елда Вятка губернасында мулла була.

Вятка губернасыннан 1 нче Дәүләт Думасы депутаты (1906). Думада мөселманнар фракциясенә керә, актив эшләми.

Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият     

Члены первой Государственной думы. М., 1906; 

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1911 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.