Биографиясе

Гомер еллары: 1866—1924.

Чыгышы белән Самара губернасы Богырыслан өязе крәстияннәреннән.

Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Карач авылы мәдрәсәсендә, имам Д.әл-Казанлы мәдрәсәсендә (Оренбург губернасы Троицк шәһәре) укый; соңгысының вафатыннан соң имам З.Рәсүлидә белем ала.

«Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыта (Троицк, 1903 елга кадәр).

Уфаның 3 нче җамигъ мәчете имам-хатибы һәм мәчет каршындагы мәдрәсә мөдәррисе (1903 тән). Уфа губернасыннан 2 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907), мөселманнар фракциясе бюросына керә.

Сәяси карашлары буенча кадетлар партиясенә һәм «Иттифакъ әл-мөслимин»гә якын тора. Думаның «Дин тоту һәм милләт белән бәйле сәяси һәм гражданлык хокукларын чикләүләрне гамәлдән чыгару турындагы төп нигезләмәләр» проектын имзалаган депутатларының берсе (1907 елның мае). «Дин вә мәгыйшәт» журналында мөселман депутатлар эшчәнлеге турында мәкаләләр бастыра. Дума таратылганнан соң кабат имам вазифаларын башкара. 1908 елда Оренбург Мөселман Диния Нәзарәтенең «Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия» журналының мөхәррире була (Уфа); мөселман корылтайлары идеяләрен таратканы өчен мөхәррир вазифасыннан читләштерелә.

Уфа мөселманнары хәйрия җәмгыяте әгъзасы.

Әдәбият   

Анохина З.Н. Уральские депутаты в Государственной думе (1907 — 1917 гг.). Челябинск, 2009.                   

Автор — Р.А.Айнетдинов