Эчтәлек

Нигез салучы — С.Х.Хәлфин (1732–1785).

Аның уллары — Исхак Сәгыйть улы Хәлфин (?-1800), Исмәгыйль Сәгыйть улы (?-?) — дәүләт учреждениеләрендә тәрҗемәче, Казан гимназиясе укытучысы.

Оныгы — педагог, тел белгече, тәрҗемәче Ибраһим Исхак улы Хәлфин (1778–1829).

Оныгының улы — Шаһипгәрәй Ибраһим улы (1807-?), 1828 елда Казан гимназиясен тәмамлый һәм Казан университетына укырга керә, бер үк вакытта, 1825 елдан, Казан гимназиясендә татар теле укыта. Әтисенең вафатыннан соң, матди хәле авыр булу сәбәпле укуын ташлый, 1829–1831 елларда университет басмаханәсендә хәреф җыючы, соңрак офицер булып хезмәт итә.

Әдәбият

Вәлиди Җ. Хәлфиннәр семьясы // Шура. 1913. № 3–5; 

Ханбиков Я.И. Русские педагоги Татарии и их роль в развитии просвещения и педагогической мысли татарского народа (Из истории русско-татарских педагогических связей). К., 1968.