Биографиясе

1837 елның 26 апреле, Казан губернасы, Казан өязе Түбән Аты авылы – 1916 елның 13 августы.

Казан сәүдәгәрлегенә 1878 елда теркәлә.

Печән базары мәйданында һәм Балык рәтләре урамында урнашкан кибетләрендә бакалея товарлары һәм Азиядән китерелгән келәмнәр белән сату итә.

1887–1911 елларда Казан шәһәр думасы гласные.

Ятимнәр мәхкәмәсе әгъзасы (1886 елдан), өстәмә кәсепчелек салымы эшләре буенча Казан палатасы җыены әгъзасы.

Мөселманнар арасында В.Г.Гыйззәтуллин «Вәли Ата» кушаматы белән мәгълүм була.

Кадимчелек тарафдары, халык мәгарифе өлкәсендә җәдитчелек алымнары белән укытуга каршы чыга.

Мәрҗани мәчетен тотуга зур күләмдә акчалата иганә кыла.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII - начало XX веков). Казань, 1995.

Автор – Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов