Биографиясе

1704 елның 1 феврале, Мәскәү – 1758 елның 26 августы, Казан.

1724 елдан хәрби хезмәттә.

1727 елда Казанда була, Себер заводларыннан Мәскәүгә бакыр озату буенча пунктлар оештыру белән шөгыльләнә.

1755 елдан Казан губернаторы.

1754, 1757 еллардагы янгыннардан соң Казанны торгызу белән җитәкчелек итә.

Шәһәрдә офицерлар өчен гарипләр йортын һәм Казандагы Беренче ир балалар гимназиясен (1758 ел) ачуга булышлык күрсәтә.

Аның вакытында архиепископ Луканың (Конашевичның) күп кенә фәрманнары юкка чыгарыла, мөселманнарга каршы юнәлтелгән Яңа чукындырылганнар конторасы ябыла.

1756 елда татарлар, чукындырылганнарның саны халыкның 1/10 өлешеннән кимрәк булса, авылларда мәчетләр төзүгә һәм мәктәпләр ачуга рөхсәт алалар.

Әдәбият

Казанский П.С. Родословная Головиных. М., 1847;

Долгоруков П.В. Российская родословная книга. СПб., 1856. Ч. 3;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.                                      

Автор – Е.Б.Долгов